Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

22 ноябрьдән Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерүгә керешәчәкләр

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү эше ничек оештырылачагы турында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, контроль Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 17 декабрендәге 1100 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырылачак. Әлеге документта 22 ноябрьдән 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның QR-кодсыз пассажир транспортында булуы тыелган, диелә.
Шәһәрдә моның буенча кирәкле эш оештырылган. Контроль-ревизион төркем формалашкан, аның составында полиция вәкилләре һәм пассажирлар йөртүчеләр булачак. Аларның барысы да куар-кодларны тикшерү өчен смартфоннар белән тәэмин ителгән. Төркемнәр, тәүлекнең вакытына карап, ике яки биш кешедән торачак. Зур сыйдырышлы автобусларга һәм трамвайларга алар транспорт хәрәкәте вакытында керәчәк һәм тикшерү башкарачак, кече автобусларның пассажирларын керү яки чыгу юлында тикшерәчәкләр.

Кагыйдәләрне бозган өчен 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Моннан тыш, шушы ук Карарның 9 пункты белән 22 ноябрьдән 60 яшьтән өлкәнрәк затларга ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталарның гамәлдә булуы туктатылып тора. 

"Барысына да моның ни өчен эшләнгәнен искә төшерәсе килә. Бу кешеләрне саклау өчен кирәк. Безнең шәһәрдә халыкның күпчелек өлеше инде прививка ясаткан. Мин чирләдем дә, вакцина да ясаттым. Озакламый ревакцинация чоры башлана. Мин бу яктан дөрес карар кабул итәчәкмен һәм ревакцинация үтәчәкмен. Килеп туган хәл бу гамәлләргә мәҗбүр итә. Бу халыкны авыруның алдагы очракларыннан саклау өчен бердәнбер дөрес карар.

Шуңа күрә шактый кыска вакыт эчендә вакцина ясатырга кирәк. Кешеләр якыннарын югалта. Минем үземнең гаиләдә коронавирустан бер ел эчендә дүрт якын туганым үлде. Шуңа күрә, шәхсән миндә, бу вәзгыятьтә ничек эшләргә кирәклеге турында төгәл фикер формалашты", - диде Илья Зуев.

Ул ассызыклаганча, тикшерүләр барлык маршрутларда да алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: куар код