Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны кимегән

Чаллы шәһәренең ЮХИДИ җитәкчесе Радий Кадиков хәбәр иткәнчә, Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләре урыннарын киметү буенча планлы эш алып барыла: ясалма юл тигезсезлекләре, светофорлар, фото һәм видеофиксация системалары җитәрлек күләмдә куела.

Балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Әйтик, хәзер шәһәрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза, аның кысаларында инспекторлар мәктәпләрдә лекцияләр үткәрә, ЮХИДИ хезмәте актив  эшли.
Ул билгеләп үткәнчә, быел Чаллыда балалар катнашында 88 юл-транспорт һәлакәте булган. Аның күп өлеше - 50 очрак - ул ишегалларында булган һәлакәтләр. Әйтергә кирәк, Гостев урамында җәяүле балаларны бәрдерү очрагыннан соң, монда светофор объектын урнаштыру һәм үтәли хәрәкәтне киләсе елда түгел, ә иртәрәк оештыру турында карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге