SURӘT Республика фотоконкурсына гаризалар кабул итү башланды
Яңалыклар тасмасы

SURӘT Республика фотоконкурсына гаризалар кабул итү башланды

RE'ACTOR Арт-резиденциясе яшь фотографлар өчен «SURӘT» республика конкурсына гаризалар кабул итүне башлап җибәрде.

Фотоконкурс Тимур Һадиевның «Югалган элемтәләр» күргәзмәсе кысаларында Мәскәү мәдәни үзәгендә узачак.
Проект республиканың яшь фотографларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Конкурс дүрт номинация буенча узачак: «Архитектура», «Кешеләр», «Яңа мәдәният» һәм «Стрит-фотография». 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге фотографлар бер юнәлеш буенча 3тән дә артык булмаган фотография тәкъдим итә ала.
Гариза бирү кампаниясе 1 декабрьдә тәмамланачак, ә гыйнварда иҗтимагый киңлекләр территориясендә проектта катнашучыларның иң яхшы эшләре белән күргәзмәләр оештырылачак.
Конкурста катнашу өчен RE'ACTOR арт-резиденциясе сайтында - http://reactor-art.ru/suret теркәлергә кирәк.
Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән RE'ACTOR Арт-резиденциясе һәм Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе тарафыннан оештырыла. 

 

http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


конкурс

Нет комментариев