23 апрель 2021 яңалыклары
-
Чаллы медицина хезмәткәрләре йөзү буенча ярышты
Спорт ярышлары "Сәламәтлек 2021" Спартакиадасы кысаларында оештырылды.
-
Чаллыда "Гомерем минем моңлы бер җыр иде" спектакль премьерасы
«Без сәхнәдән дә, тамашачылардан да канәгать калдык», - диделәр спектакльдән соң ренбург артистлары.
-
Чаллыда Габдулла Тукайның туган көненә - "Тукайга чәчәкләр" бәйрәме
14 сәгатьтә Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры артистлары катнашында әдәби-музыкаль спектакль күрсәтеләчәк. Чара барышында әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак.
-
Хәтер көнендә Яр Чаллыда зиратларга автобуслар йөриячәк
Чаллылылар зиратка барып туганнарының һәм якыннарының каберләрен тәртипкә китерсен өчен, 07:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр 30 минутлык интервал белән автобус хәрәкәте оештырылачак.
-
Чаллы спортчылары Россия чемпионатында медальләр яулады
20-22 апрельдә Казанда Су спорты төрләре сараенда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты узды
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #20/ "П" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Чаллыда Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышы булды
Металл конструкцияләре җитештерү буенча компетенциядә WorldSkills халыкара чемпионатында катнашу өчен милли җыелма команданы нәкъ менә биредә әзерлиләр
-
Чаллы студентларына танылган галим лекцияләр укыды
Галим киләчәктә дә Яр Чаллының югары уку йорты белән хезмәттәшлек итәр дип планлаштырыла.
-
Чаллыда «Идел буе халыклары этносы һәм мәдәнияте. Башкортлар» күргәзмәсе ачылачак
«Идел буе халыклары этносы һәм мәдәнияте. Башкортлар» күргәзмә проектының ачылу тантанасы 23 апрельдә 14:00 сәгатьтә Тарих һәм туган якны өйрәнү музееның зур күргәзмәләр залында узачак.
-
Чаллыда язгы чакырылыш
Анда идарә компанияләре, Комсомол һәм Тукай районнарының хәрби комиссариаты вәкилләре, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре катнашты.
-
«Хатлар йорты» берләшмәсе Рамазан аена багышланган открыткалар сериясе әзерләде.
«Мөселман сериясе генә ясауны максат итеп куймадык. Аны татар колоритлы итеп эшләргә теләдек. Ислам — дөнья дине ул, татарларда исә ул милли атмосфера белән берләшеп, кабатланмас яңгыраш таба, аны визуаль детальләрдә күрсәтеп була», — диләр оештыручылар.
-
Чаллы депутатлары ярдәм кулы сузды
Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова бер сессиядә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә ярдәм йөзеннән, халык вәкилләрен махсус исәп-хисап счетына акча күчерүләрен сорап мөрәҗәгать иткән иде.