24 февраль 2022 яңалыклары
-
"Горзеленхоз"да 8 Март бәйрәменә лалә чәчәкләрен махсус үстерәләр - ФОТОЛАР
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хатын-кызлар ир-атларны котлады. Хәзер исә эстафета ирләргә күчә. Традиция буенча 8 Март бәйрәмендә гүзәл затларга чәчәкләр буләк итәләр. «Шәһәрне яшелләндерү» предприятиесендә язның беренче бәйрәменә күп санда лаләләр үстерәләр.
-
Рөстәм Миңнеханов Чаллыга килә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җомга көнне Чаллы шәһәр советы утырышында катнаша. 2021 елга нәтиҗәләр ясау һәм агымдагы елда шәһәрне үстерүгә бәйле планнар очрашуның төп темасы булачак.
-
Украина Россия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзде
Саклану министрлыгында билгеләп үтүләренчә, Россия гаскәрләре Украина территориясендәге хәрби инфраструктураны гына утка тота, тыныч халыкка бернинди куркыныч та янамый.
-
«Дакар» чемпионы Эдуард Николаев: «Кешеләр белән үз телемдә - татарча аралашырга омтылам»
Россиянең танылган автоузышчысы, Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре, «Ралли Дакар» узышлары җиңүчесе Эдуард Николаевны Инстаграм социаль челтәрендә еш күзәтеп барабыз. Ул да без язган постларны карап бара, үз фикерен белдерә. Быелгы узышлар алдыннан Эдуард Валентинович үз аккаунтына саф татарча «Аллага тапшырдык» дип язып, үзенә карата булган игътибарны тагын да арттырды. Спортчы белән туган телебездә сөйләшәсе, аның уй-фикерләрен тыңлыйсы килеп китте. Бәхетебезгә, Эдуард Николаев – аралашучан, мин-минлекне белми торган эчкерсез һәм гади татар егете булып чыкты!
-
Рөстәм Миңнеханов: Безгә ил Президенты карарына теләктәшлек белдерү кирәк
Президент тормыш, яшәешне тәэмин итүче предприятиеләрнең бөтен системасының җайга салынган эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәклеген билгеләп узды.
-
Вафат булган мэрия фотографы Ринат Шәйхитовның Инстаграм аккаунты мәгълүмат белән тулыланып тора
Чаллы хакимияте матбугат хезмәтенең яшь хезмәткәре – фотограф Ринат Шәйхитов вафат булганын хәбәр иткән идек. Үлеме турындагы хәбәр фотографның Instagram социаль челтәрендәге битендә, шулай ук Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанованың шәхси аккаунтында бастырылган иде.
-
Чаллыда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зональ туры кайчан уза?
2 һәм 3 мартта «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона туры узачак.
-
Самара хирурглары яшүсмернең өзелгән кулын саклап калалар
11 яшьлек малайның кулы юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өзелә.
-
Бәйрәмгә җыелган халыкка Рәшит Ильясов Кара диңгез флотының хәрби корабларының берсе "Яр Чаллы" исемен йөртә дип сөйләде
"Ватан-ана" мемориалы янында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Җыелганнарны бәйрәм белән Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов һәм шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов котладылар.
-
Чаллыда укытучылар да урлый
Әлеге хәл шәһәрнең белем бирү оешмасында булган.
-
Һава торышы начарлана: буран һәм көчле бозлавык көтелә
Пәнҗешәмбе Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар явачак. Төнлә буран чыгуы мөмкин.
-
"Мастеровые" рус драма театрында - премьера - ВИДЕО
"Мастеровые" рус драма театрында мәхәббәткә багышланган "Валентинов день" спектакленең премьерасы булды.
-
Украина Хөкүмәте илдә хәрби режим кертте
Владимир Зеленский Украина халкын тынычлыкны сакларга һәм өйдән чыкмаска чакырды.
-
Бер көнлек хезмәт хакын күчерергә
Иртәгә беренче ярдәм җибәреләчәк.
-
Айдар Галимовка - берьюлы ике медаль
«Мин бу бүләкләрне кадерле кешеләремә, кадерле тамашачыларыма багышлыйм», – диде җырчы юбилей кичәсендә.