Бер көнлек хезмәт хакын күчерергә
Яңалыклар тасмасы

Бер көнлек хезмәт хакын күчерергә

Иртәгә беренче ярдәм җибәреләчәк.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге партия активы арасында ДНР һәм ЛНР республикаларыннан күчеп килгән качакларга ярдәм йөзеннән акча җыя башлады. Барлык дәрәҗәдәге депутатларны бер көнлек хезмәт хакын ярдәм фондына күчерергә чакыралар. Игелекле эштән Чаллының шәһәр Советы депутатлары да читтә калмый. Акчаны  25 февральгә кадәр  күчерергә кирәк, бу көнне Татарстаннан беренче гуманитар йөк Ростов өлкәсенә китәчәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хәйрия ярдәм качаклар

Нет комментариев