Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вафат булган мэрия фотографы Ринат Шәйхитовның Инстаграм аккаунты мәгълүмат белән тулыланып тора

Чаллы хакимияте матбугат хезмәтенең яшь хезмәткәре – фотограф Ринат Шәйхитов вафат булганын хәбәр иткән идек. Үлеме турындагы хәбәр фотографның Instagram социаль челтәрендәге битендә, шулай ук Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанованың шәхси аккаунтында бастырылган иде.

Ринат Шәйхитовны 21 февраль көнне Чаллының "Яшьләр" зиратында җирләделәр. 

Әйтергә кирәк, яшь фотографның Инстаграм битендә яңадан-яңа мәгълүмат чыга бара. Димәк, әлеге аккаунтны кемдер алып бара. Бу янәдән “биттә” Ринатның фотосын урнаштырдылар. 

– Бөтен кешегә дә рәхмәт! Битараф булмаган кешеләргә, дусларга, туганнарга, коллегаларга бөтен нәрсәне оештырып чыккан өчен олы рәхмәт белдерәбез. Ринатның җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗановага шулай ук аерым рәхмәтләр! – диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы