Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәмгә җыелган халыкка Рәшит Ильясов Кара диңгез флотының хәрби корабларының берсе "Яр Чаллы" исемен йөртә дип сөйләде

"Ватан-ана" мемориалы янында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Җыелганнарны бәйрәм белән Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов һәм шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов котладылар.

Фәрид Салахов ассызыклаганча, күп еллар дәвамында 23 февраль безнең илдә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булды һәм шулай булып кала да. Бу көнне барлык ир-атларны – Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, хәзерге вакытта илебез чикләрен саклаучыларны һәм профессиональ хәрби булырга яки Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында вакытлы хезмәт итәргә җыенучыларны котлыйлар.

"Бәйрәмнең төп геройлары – теге яки бу гаскәрләрдә хезмәт иткән, хәрби хезмәтнең нәрсә икәнен күреп белгән кешеләр. Ватанны саклаучылар һәрвакыт Бөек Ватан сугышы ветераннары: фронтовиклар, концлагерь тоткыннары, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр, тыл хезмәтчәннәре булды һәм шулай булып кала да.

Беренче чиратта котлауларыбызны без аларга җиткерәбез. Безнең ветераннарыбыз күпьеллык канкойгыч сугышның бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә сынады: ачлык, нацистларның коточкыч вәхшилеге, авыр югалтуларның ачы хәсрәте. Без барыбыз да безнең бабаларыбыз алдында бурычлы. Аларның сугышчан батырлыгы ярдәме белән без ирекле илдә яшибез, укыйбыз, эшлибез, балалларны үстерәбез һәм җиңүчеләр буыны турында хәтерне үсеп килүче буынга тапшырабыз. Зур рәхмәт аларга!

Әфганстанда, Чечняда һәм башка сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Алар үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәделәр, моңарчы күрелмәгән чыдамлылык, халыкара терроризмга каршы көрәштә батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Аларның ихтыяры, рух ныклыгы һәм туган Ватанына тугрылыгы чаллылыларның үсеп килүче буынына чын ватанпарвәрлек үрнәге булды. Без Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүче яшьләребез белән горурланабыз. Безнең егетләребез илнең иң яхшы хәрби частьләрен тулыландыра. Алар Севастопольдә шефлыкка алынган частьләрдә, стратегик билгеләнештәге 14 нче ракета дивизиясендә, Кремль полкында хезмәт итә. Безнең шәһәр исемен Кара диңгез флотының хәрби корабы йөртә. Армия сафлары безнең егетләребезне физик һәм рухи яктан чыныктыра. Анда малайлар нык һәм көчле, үз-үзләрен, гаиләләрен һәм Ватанны сакларга әзер булган чын ир-егетләркә әвереләләр", - диде Башкарма комитет җитәкчесе.

Россия армиясе өчен Чаллының нинди әһәмияткә ия булуы турында Рәшит Ильясов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Чаллыда зур хәрби-патриотик эш алып барыла. Моның өчен бүген дүрт кадет мәктәбе, дистәләгән хәрби-патриотик клублар эшли, шәһәр илнең дүрт хәрби частенә шефлык итә, Кара диңгез флотының хәрби корабларының берсе "Яр Чаллы" исемен йөртә.

Сугыш һәм локаль конфликтларда һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлыктан соң, тантаналы чарада катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Чәчәкләрне һәм венокларны шулай ук Шәһәр Советы, Ветераннар советы, хәрби комиссариат вәкилләре, мәктәп укучылары, Чаллы предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре салдылар.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы

2
X