Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллыга килә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җомга көнне Чаллы шәһәр советы утырышында катнаша. 2021 елга нәтиҗәләр ясау һәм агымдагы елда шәһәрне үстерүгә бәйле планнар очрашуның төп темасы булачак.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашындагы брифингта шулай дип белдерде.

«Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр советы утырышында катнашырга ниятли. Бу республиканың зур сәнәгый потенциалы Чаллыда туплануы белән бәйле. Утырышта узган елдагы социаль-икътисади үсешкә нәтиҗә ясалачак, шулай ук быелга билгеләнгән бурычлар хакында фикер алышу күздә тотыла», - диде Лилия Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, утырыштан тыш, йомгаклау сессиясе кысаларында шәһәрнең сәнәгый потенциалына багышланган предприятиеләр күргәзмәсе дә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент Путин Минниханов Россия Татарстан