Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Горзеленхоз"да 8 Март бәйрәменә лалә чәчәкләрен махсус үстерәләр - ФОТОЛАР

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хатын-кызлар ир-атларны котлады. Хәзер исә эстафета ирләргә күчә. Традиция буенча 8 Март бәйрәмендә гүзәл затларга чәчәкләр буләк итәләр. «Шәһәрне яшелләндерү» предприятиесендә язның беренче бәйрәменә күп санда лаләләр үстерәләр.

Быел биредә 170 мең лалә суганчалары утырттылар. Бу былтыргы белән чагыштырганда 50 меңгә күбрәк. 

– Ихтыяҗ арткан саен чәчәкләрне күбрәк утыртабыз, – ди предприятенең чәчәк үстерү буенча мастеры Миләүшә Хәбибрахманова.

– Без төрле вакыттта чәчәк атучы һәм талымсыз сортларны сайлап алабыз. Бүгенге көндә 15 төр лалә бар: Стронг Голд, Стронг Лав, Династия, Анаконда, Веранди, Сноу Леди, Триумф, Кунг Фу һәм башкалар. Төсләренә килгәндә, алар ал, сары, ак, шәмәхә булачак. 

Әлеге сортларны теплица шартларында үстереп була. Предприятиянең сигез теплицасы бар, шуларның өчесендә лаләләр. Бу нәфис чәчәкләрне сигез хатын-кыз үстерә. Гөлфирә Хафизованың эш тәҗрибәсе – 42 ел. 

– Туганнан бирле монда дисәм дә ялгыш булмас, – ди ул. –  Декабрь ахырында кайткан суганчаларны 11-12 гыйнварда балчыктан һәм торфтан торган катнашмага утырткан идек. Өстендәге ком чәчәкләр чиста булсын өчен кирәк. Лаләләрне үстергәндә температура һәм яктылык режимын саклау мөһим.

Ике атнадан соң тамырлары, яфраклары үсә башлагач, температураны 7 градуска күтәрәләр. Аннан тагын да югарырак. Лаләләр җылы яраталар. Хәзер биредә 18-20 градус җылы. 

– Без чәчәкләрне 8 Март бәйрәменә махсус үстерәбез. Тик артык кызуга китсә, вакытыннан иртәрәк чәчәк атуы да бар, шуңа күрә температура һәрвакыт контрольдә. Атнага бер тапкыр су сибәбез һәм ашлама кертәбез, – ди Гөлфирә Хафизова.   
Лаләләрне 1 мартта кисә башлыйлар. Аларны төсе, озынлыгы һәм сорты буенча аерып суыткычларга урнаштырып торалар. Озыннары 50-70 см кадәр үсә. 

– Кыска лаләргә дә өстенлек бирүчеләр күп. Алардан кәрзин ясыйлар. Үзебез дә букетлар ясыйбыз, – ди Гөлфирә ханым. 
Лаләләрне кискәч, аның эре суганчаларын яңадан шәһәр урамнарына, паркларына утырталар, вакларын – үстерәләр. Ә  теплицада лаләләр урынына берьеллык чәчәкләр утырталар. 

– Бәйрәм көннәрендә үзебездә бер чәчәк тә калмый, – ди Миләүшә Хәбибрахманова. – Безнең өчен бу да куанычлы хәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: горзеленхоз