Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнисе кыйнаган 4 айлык сабый ни хәлдә?

Табиблар аңлатма бирде.

ДРКБ табиблары әнисеннән зыян күргән 4 айлык сабый хәле турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, бала Чаллыдан Казан хастаханәсенә авыр хәлдә эләкте. Аны 26 яшьлек исерек әнисе кыйнап имгәтте. (бу хакта монда яздык) 

"Табиблар баланың хәлен стабиль халәткә китерүгә иреште. Сабыйны реанимациядән нейрохирургия бүлегенә күчерделәр. Бу уңай күренеш. Әмма хәле алга таба ничек булачагы билгеле түгел. Баланы нык имгәткәннәр. Ул һәрчак табиблар күзәтчелеге астында. Сабый белән әбисе утыра. Әтисе дә килеп йөри", - дип сөйләде республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат сәркатибе Зөһрә Гыйбадуллина.   

20 сентябрьда баланың әнисенә карата беренче суд утырыш булды. Аны 2 айга Минзәлә изоляторына яптылар. Баласын аңлы рәвештә имгәткән хатын-кызга 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный (моннан укы).

Баласын имгәткән хатын турында күршесе: «Сабыйга гел суга иде»

Баласын имгәткән ана үзен акылга зәгыйфь итеп күрсәтмәкче булган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев