Чаллы бюджетыннан киләсе җылыту сезонына 6 млрд. сумнан артык акча тотыла
Яңалыклар тасмасы

Чаллы бюджетыннан киләсе җылыту сезонына 6 млрд. сумнан артык акча тотыла

Шәһәр кышка әзерләнә

Коммуналь хезмәтләр кышка әзерлек эшләре алып бара. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Равил Гузаеров сөйләде.

 Җылылык челтәрләренең ныклыгын тикшерүнең соңгы, 7нче этабы бара. Төп бурыч – салкыннар башланганчы проблемалы урыннарны ачыклау. 2026 елда 169 җитешсезлек ачыкланды һәм бетерелде (бер ел элек – 177).

Җылылык челтәрләрен төзекләндерү дәвам итә
Җылылык челтәрләрен төзекләндерү дәвам итә

«Челныводоканал» көче белән 0,8 км челтәрләр реконструкцияләнде. «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проекты кысаларында шәһәрнең тагын 15 объектында эшләр бара.

Шул ук вакытта күпфатирлы йортларны кышка әзерләү дәвам итә. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләренең үтәлеше хәзерге вакытта инде 90,47% тәшкил итә.

ПАД белгечләре дә кышка әзерләнә.  Реагентлар һәм бозлавыкка каршы материаллар запасы бар. 167 берәмлек махсус кышкы техника әзер. Тәүлек буе көндезге сменада – 160тан артык машина һәм 120 хезмәткәр эшлиячәк. Төнге сменада – 80дән 100гә кадәр техника берәмлеге җәлеп ителәчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев