Чаллы Дәүләт Думасына сайлауларга әзер
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Дәүләт Думасына сайлауларга әзер

Айлаулар 3 көн дәвам итәчәк

18, 19 һәм 20 сентябрьдә иртәнге 8:00дән кичке 20:00гә кадәр шәһәр халкы Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирә ала. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев  гражданнарның ирекле ихтыяр белдерүе өчен барлык шартлар тудырылганын белдерде.

Сайлауларны үткәрү өчен 173 участок сайлау комиссиясе оештырылган, аларда 1 655 кеше эшли. Шәһәрнең предприятиеләре һәм оешмалары участокларны җиһазлауда ярдәм итә, комиссия әгъзалары өчен туклану оештыра.

 Наил Мәһдиев

«Без Яр Чаллы һәм аның халкы югары сәяси активлык күрсәтер дип өметләнәбез. Бу мөһим сәяси кампанияне югары оештыру дәрәҗәсендә үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган», дип белдерде

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


выборы сайлаулар татарстан чаллы

Нет комментариев