Җырчы Инзилә Сәлимова: «Хәрбиләребезгә ярдәм итәсебез килә»
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Инзилә Сәлимова: «Хәрбиләребезгә ярдәм итәсебез килә»

Ул хәйрия концертында катнашты.

Татарстанның атказанган артисты Инзилә Сәлимова шәһәрдә һәм Тукай районында уза торган хәйрия чараларында актив катнаша. Соңгысы Тукай районы Мәләкәс авылында узды. Җырчы әлеге чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

«Без, артистлар мондый чараларда катнашып җиңүгә үз өлешебезне кертәбез. Махсус хәрби операциядәге егетләр, аларның гаиләләре, әти-әниләре балаларының ялгыз булмавын белсеннәр дип тырышабыз. Билет сатудан кергән акчага авыл активистлары хәрбиләргә кирәк-яраклар туплап, гуманитар ярдәм җибәрәләр. Мондый чаралар фронт белән тылның бердәм булуын раслый», – диде җырчы.

Инзилә ханым концертларда патриотик җырлар белән бергә дәртле җырлар да башкаруларын әйтте. «Уллары, ирләре СВОда булган кешеләр гел боегып тормасыннар, кәефләре бераз булса да күтәрелесен дип, репертуарыбызга күңелле җырлар да алабыз», – ди ул.

Мәләкәстә узган хәйрия концертында Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Нияз Хәмәтшин, Ринас Әхмәтов, Илзирә, Зөлфия Тимерова һәм башкалар катнашкан. Инзилә игелекле чараны оештырган Алия Исламовага рәхмәт әйтте.

Фотолар Инзилә Сәлимовадан алынды. 
 


шоу бизнес Ринас Әхмәтов СВО Инзилә Сәлимова Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар Хәйрия концерты

Нет комментариев