Сүзебез – аның гадәти булмаган һөнәре турында булды.
Гөлүзә Юнысова Чаллыда ун ел яшәгәннән соң, гаиләсе белән Калининград шәһәренә күченеп киткән. Туганнары белән күрешергә Чаллыга кайткач, үзе белән очрашып, әңгәмә кордык. Гөлүзә тәртип урнаштыру (организатор пространства) хезмәтен күрсәтә. Аның эше нәрсәдән гыйбарәт, бу һөнәргә ничек килгән, клиентлары кемнәр, башка шәһәргә күченү аның тормышын ничек үзгәрткән – бу хакта үзеннән сорадык.
– Гөлүзә, үзең белән якынрак таныштыр әле?
– Миңа 39 яшь. Тумышым белән төп Чирмешәннән, мәктәпне тәмамлагач, Казандагы колледжда юристлыкка укыдым. Аннары Россия дәүләт гадел хөкем университетының В. М. Лебедев исемендәге Казан филиалында (Казанский филиал РГУП) шушы ук юнәлештә белем алуымны дәвам иттем. Диплом алганнан соң банкта эшләдем. Кияүгә чыгып, бала тапкач, намазга бастым.
Икенче декретым вакытында үземне башка өлкәдә сынап карарга булдым – балаларга башлыклар да тектем, торт та пешердем, озак кына копирайтер (социаль челтәрләр өчен текстлар язучы) булып эшләдем. Ирем белән аерылышканнан соң, Чаллыга күчендем. Монда «Тургай» балалар бакчасында кече тәрбияче, «Сабыр» (хәзерге «Остазлар») кибетендә копирайтер, «Челнок» таксиенда машина йөртүче булып эшләдем. Соңрак тәртип урнаштыручы һөнәрен үзләштереп, инде бер ел шушы өлкәдә тәҗрибә туплыйм.
– Ни өчен тәртип урнаштыруны һөнәр итәргә булдың, моңа ничек килдең?
– Минем өемдә гел тәртип, һәр нәрсә үз урынында. Чагыштырмача, билгеле. Кемдер күзлегеннән ул идеаль түгелдер. Дусларым да минем бу сыйфатларымны әйтә килде. Сеңлем белән арабыз ун яшь. Аның әйтүенчә, мин студент вакытта кайтыр алдыннан ул шкафтагы бөтен әйберләрен чыгарып, яңадан пөхтә итеп төреп тутыра торган булган.
Чөнки мин кайткач, тикшергәнмен. Үзем моны хәтерләмим. Әнием Илһамия үзе дә шундый – аның тозлы кыяр, кайнатмалар тутырылган банкаларына даталары язып ябыштырылган, блокнотында – датасы янында рецепты да була. «Тозы әзрәк булды», – дип тә өстәгән чаклары да була, аннары кышны ничек чыгуын карый.

– Ә башкаларга бу уңайдан ничек ярдәм итеп була?
– Өйдәме, офиста яки гараждамы, тәртип урнашсын өчен һәр әйбернең үз урыны булырга тиеш. Мине чакырганда, еш кына шуны күрәм: әйтик, ачкычлар бүген ишек янында, иртәгә шкафта, өченче көнне кесәдә ята. Бу еш куллана торган башка әйберләргә дә кагыла – әйтик, телефон зарядкасымы, башка кирәк-яракмы.
Без бергәләп бу әйберләргә хуҗаларга уңайлы булган урын табабыз. Бу очракта инде «Ачкычларым кайда әле?» дип уйлап, эзләп тормыйсың. Вакытың да кала, нервыларың да какшамый. Әйберләрнең үз урыны булганнан соң, тәртип саклау күпкә җиңеләя, җайга салына. Балаларны да бу эшкә өйрәтеп була. Алар «Әни, теге яки бу әйбер кая?», – дип аптыратмаячаклар.
– Эш нәрсәдән башлана?
– Кешенең өендәге әйберләрне барлау, кирәкмәгәненнән котылудан (расхламление). Әйтик, кухняда тәртип урнаштырганда, ярмаларны чыгарып, аларны матур тартмаларга тутырып кына калмыйбыз. Мин бүлмәдәге бөтен нәрсәне чыгарып өяргә кушам. Шунда инде әйберләрнең күплеге, эшнең масштабы күренә. Чөнки һәр почмакны аерым җыештырганда, комачаулаган нәрсәләр саны түзәрлек сыман тоела.

– «Артык» әйберләр каян килә?
– Еш кына без барыбыз да диярлек берничә әйбер тотабыз – өч кыргыч, кирәгеннән артык таба, кәстрүл, чәйнек һ. б. Сорый башласаң, аларның күбесе 2–3 яки хәтта 5 ел кулланылмаганлыгы ачыклана. Әйтик, хуҗабикә элек чиккән, хәзер ташлаган, ә әйберләре тулы бер киштәне алып тора. Иске пакетлар җыела.
Кайчан да булса киярмен әле дип калдырган киемнәр бар. Кеше аларны үзе «күрми» башлый. Мин әйткәч, кирәкмәгәнлеге белән килешәләр. Ни өчен җыябызмы? Рекламага кызыгып, ошамаган бүләкне башка берәүгә бирергә кыенсынып, заказ буенча килгән әйбер ошамаса, аны кайтарырга вакыт тапмыйча, иркенрәк тормышта яши башлагач, берничә әйбер алу мөмкинлеге булганга.
– Ташлыйсы килмәгәндә нишләргә?
– Кемдер белдерүләр сайтына куя, «Бушлай бирәм» төркемнәрендә тарата. «Әнигә кайтарам», – диючеләрдән: «Ә аның ул әйберсе юкмы?» – дип сорыйм. Булса, анда да җыелачак бит инде ул. Олы яшьтәге кешеләргә ватык булмаган әйберләрне ташлау тагын да авыррак бирелә, чөнки алар юклык заманында яшәгән кешеләр.
Шунысы да мөһим: хатын-кызларның ирләре дә риза булган очракта гына кирәкмәгән нәрсәләрдән котылабыз. Күп очракта ул әйберләрне сатып алыр өчен акчаны алар эшләп тапкан бит. Ир-атларның әйберләренә, киемнәренә үзләреннән башка кагылмыйбыз.
– Әйберләрне барлаганнан соң нишлисез?
– Саклау системасын булдырабыз. Махсус тартмалар сатып алмаска да була, кемгәдер җиһазлардан калган картон тартмалар да уңайлы, очсыз бәядән бер төрле савытлар алырга да мөмкин. Аларны киштәдә буш урын калмаслык итеп урнаштырабыз.
Әйберләргә урын сайлаганда, әйтик, кухняда, хуҗабикәнең сулагаймы-юкмы, буе җитәме-юкмы икәнен исәпкә алырга, табаларны газ плитәсенә якын куярга кирәк. Иң мөһиме – кешегә уңайлы булырга, ниндидер эшне башкару өчен хәрәкәтләр аз ясалырга тиеш. Балалар бүлмәсен үзләре белән барлау яхшырак.
– Сине чакырган кешеләр ялкау, шапшак булып күренүдән курыкмыймы?
– Кайвакытта хәтта иптәш кызларыма ярдәмемне тәкъдим иткәндә, алар да: «Сине чакырыр алдыннан башта үземә җыештырырга кирәк», – диләр. Оялалар. Ләкин, әйтик, без бит теш табибына тешләребезне ямап бармыйбыз, маникюрга тырнакларны үзебез чистартып килмибез.
Әйе, мин: «Килер алдыннан идәнне юсагыз була, эшләргә рәхәт булачак, ләкин юмасагыз да ярый», – дим. Җыештырырга кирәкми, чөнки әйберләр гадәттәге урынында ятса, миңа, киресенчә, аларның көндәлек тормышын аңлавы җиңелрәк булачак. Әйтик, хатын-кыз эшкә китәр алдыннан иртән кухняда бизәнә икән, косметичкага урынны да шунда табарга кирәк.
Нәни бала әнисе ашарга әзерләгәндә кухняда рәсем ясый икән, карандаш-кәгазьне дә шунда тотыгыз. Тәртип өчен яшәмибез бит, яшәвебез рәхәтрәк булсын өчен тәртип саклыйбыз. Монда фикерләүне үзгәртергә кирәк, чөнки әйберләрне «тиеш» урынга түгел, сезгә уңайлы итеп урнаштыру яхшы.
– Ә бу эш синең үзеңә нәрсәсе белән ошый?
– Тәртип урнашкач, эчке бер канәгатьләнү тоям. Аннары кешеләр сөенгәч, аларның тормышы уңай якка үзгәргәч, файда китерүемне белү дә рәхәт.

– Гөлүзә, Калининградка күченүегез турында да сөйлә әле.
– Биш ел элек без кызларым Әминә, Ясминә белән ул шәһәргә сәяхәткә баргач, ошатып кайткан идек. Сүз уңаеннан, акция буенча самолетка билетларны бер сумга алдык без. Хәзерге ирем Руслан белән без өч ел бергә. Танышканда ул да Калининградта яшисе килгәнен әйткән иде. Тик күченергә дигән карарны быел гына кабул иттек.
Бер ай эчендә җыенып, мондагы фатирны арендага биреп, шул ук акчага анда арендага фатир табып, августта киттек. Балаларга мәктәпкә чаклы ияләшергә вакыт булсын, дидек. Табигате матур, диңгезгә 30 км, иң мөһиме – тыныч. Ияләшеп киләбез. Ирем ерактан торып эшли, шулай ук такси хезмәтендә машина йөртә.
Дөрес, мин әле анда клиентлар тапмадым, тик ямансу булмасын өчен, мондагы дусларым белән элемтәдә торам, социаль челтәрләр аша анда да танышлар таптым, блогерлар очрашуында булып кайттым. Анда яшәп, сагынган саен Татарстанга, Чаллыга кайтып килү мөмкинлеге турында хыялланам.
Әңгәмәдәш – Сәрия Гарипова
Нет комментариев