Чаллыдан хәрбиләргә 80 тонна шефлык  ярдәме җибәрелде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан хәрбиләргә 80 тонна шефлык ярдәме җибәрелде

Бу быел 6нчы ярдәм.

Чаллы шәһәреннән «Төньяк» гаскәр төркеме өчен махсус хәрби операция зонасына 80 тонна шеф ярдәме тупланды. Йөк составына төзелеш материаллары, җайланмалар һәм хәрби бурычларны нәтиҗәле үтәү өчен кирәкле җиһазлар керде. Бу махсус хәрби операция башланганнан бирле Чаллыдан 56-нчы һәм быел алтынчы булды.

«Барыгызга да: Чаллы халкына, Шәһәр советы депутатларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, илебез язмышына битараф булмаган һәркемгә рәхмәтемне белдерәм, – дип билгеләп үтте Чаллы мэры  Наил Мәһдиев. — Безнең ярдәм хәрбиләрнең гаиләләренә тылда гына түгел, ә сугыш сызыгында да кирәк. Монда тонналарда эш түгел, ә безнең сугышчыларга мөнәсәбәтебездә. Без үзебезнең хәрбиләргә даими ярдәм итәбез. Алар – чын каһарманнар, һәм без аларны хупларга тиешбез».

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина җәмгыятьнең бердәмлеге бүгенге шартларда бәяләп бетергесез булуын ассызыклап: «Безнең уртак эшкә карата мондый бердәм мөнәсәбәт миңа өмет һәм җиңү һичшиксез безнең якта булачагына ныклы ышаныч бирә. Без сынаулардан тагын да берләшкәнрәк һәм көчлерәк булып чыгачакбыз, һәм алга барачакбыз», – диде. 

Кирәкле җиһазлар һәм төзелеш материалларының шактый күләмен Сергей Рачков сатып алды. Гуманитар йөкне туплауга шәһәр Советы депутатлары  Иван Кузьмин, Рөстәм Гәрәев, Әхнәф Шагивәлиев, эшмәкәрләр Денис Васьков, Сергей Акульчев һәм «Татарстан Логистика һәм автоперевозкалар ассоциациясе» коммерцияле булмаган партнерлыгы җитәкчесе Михаил Левашов өлеш кертте. 

Хәрбиләргә шеф ярдәме туплаганда шәһәрнең иҗтимагый оешмалары да читтә калмый. «Мәдинә  һәм аның командасы» инициатив төркеме хәрбиләргә 90 кг чәкчәк әзерләде.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.
 


гуманитар ярдәм СВО

Нет комментариев