Радик Җәләевка 90 яшь тулды.
Бүгенге көндә Чаллыда 2 Социалистик хезмәт герое яши. Аларның берсе Чаллының Мактаулы гражданины Радик Җәләевка 90 яшь тулды. Чаллы мэры Наил Мәһдиев аны өенә барып юбилее белән котлады. Изге теләкләрен җиткерде.
Радик Җәләев Чаллы тарихында тирән эз калдырган кеше: хезмәт эшчәнлеген ташчы булып башлый. 1955 елдан 1958 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, бүлек командиры була. Чик сакчысы. Армиядән кайткач Чаллыга килә, монда соңыннан гаиләсе белән төпләнеп кала. Сантехник-слесарь, торба салучы-слесарь булып эшли.
Радик Җәләев «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсендә 1966 елның августыннан эшли. Зур эш тәҗрибәсен, белемен һәм тырышлыгын исәпкә алып, аңа Комсомол-яшьләр бригадасын җитәкләүне ышанып тапшыралар. Үз бригадасы белән Радик Инсаф улы КамаЗ заводларын төзүдә катнаша. Мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, башка объектлар төзиләр. Чаллыда гына түгел, Түбән Камада, Алабугада да эшлиләр.
Ул 1974 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Ә 1977 елда йөк машиналары җитештерү буенча Кама заводлары комплексының беренче чиратын төзүдә ирешкән гаять зур уңышлары өчен Радик Инсаф улы Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Ул ТАССРның атказанган төзүчесе. 1999 елдан – Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины.
90 яшь, әмма ул үзен 50 яшьлек итеп хис итә. 4 каттан җитез генә төшеп, мэрны озатып калды. Аңа игътибары һәм хөрмәте өчен рәхмәт белдерде.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алыныды.
Нет комментариев