17 яшендә ятим калган Наил Бадиковны «Пятачок»ка нәрсә тарта?
Яңалыклар тасмасы

17 яшендә ятим калган Наил Бадиковны «Пятачок»ка нәрсә тарта?

«Төнге смена булмаганда, һәрвакыт киләм», — ди шәһәрдәшебез.

«Пятачок»ка биергә, артистларга кушылып җырларга меңләгән кеше җыела. Шунысы кызык: кайсысы белән генә сөйләшмә, якыннанрак танышма — һәркемнең үзенә генә хас, гыйбрәтле язмышы барлыгына төшенәсең. Наил Бадиков белән дә шулай булды. Кичәләребезгә ул үзе белән камера алып килә, тамашаны видеога төшерә. Аның бу мавыгуы хакында кызыксынып башланган әңгәмәбез әкренләп эше, туган ягы һәм балачагы турында сөйләшүгә әверелде. Шәһәрдәшебез 17 яшендә әнисез калган, тугач та гаиләсен ташлап киткән әтисен эзләп барган, ә соңрак бәхет эзләп калага юл тоткан икән.
Наил Бадиковка 48 яшь. Ул Актаныш районының Югары Яхшы авылыннан. Бүгенге көндә «КАМАЗ»ның автомобиль заводында погрузчик йөртүче булып эшли. Моңарчы гомер иткән Әлмәт каласыннан Чаллыга сигез ел элек күченүе дә туган ягына якынрак булу теләгеннән икән. Гәрчә анда аны көтеп торыр газиз кешесе булмаса да.
– Әнием вафат булганына 30 елдан артык. Ул мине ялгызы үстерде. Моның авыр, начар якларын сизмәдем, беркем дә мине какмады-сукмады. Шунысы бар: иркәләнеп түгел, эшләп үстем. Әтием мин тугач та безне калдырып киткән. Дөрес, Сабан туйларында: «Әнә ул кеше синең әтиең», – дип күрсәтүчеләр булгалады, ләкин мин игътибарга алмадым, күрешү теләгем ул кадәр үк түгел иде шикелле.
17 яшемдә, әйткәнемчә, ятим калдым, берүзем көн күрдем. Миңа 23 яшьләр булдымы икән, әтине эзләп барырга булдым: «Күрәем әле бер», – дидем. Өйләренә кердек. Әле әтисе дә, урын өстендә булса да, әнисе дә исән иде. Алар минем барлыгымны белмәгән булып чыкты. Сөйләшсәк тә, аларның шок хәлендә калганы сизелә иде. Тик бу очрашудан ниндидер якынлык, җылы сүзләр өмет итүем бушка булган, – диде ул, күңеле әрнегәнен сиздермәскә тырышып. 
Бер-ике елдан әтисе үзе Наил янына килә, бераз вакыт анда кунак та була, тик улын кайгырту, аңа иптәш булу ниятләре, кызганычка каршы, күңелендә булмаган, күрәсең – шешә белән дуслашуын күргәч, аны өенә кайтарып җибәрергә туры килә.
Әңгәмәдәшемнең «үзеңә генә таянырга кирәк» дигән фикере ныгый. Дөрес, авылдашлары, туганнары аны якын күрә, нык, эшчән, ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итә. Кечкенәдән көрәш белән мавыгуы да нык булырга өйрәтә аны. Моннан тыш, ат чабышларын ярата ул, күп ярышларда катнашып, чыныгып үсә. Хәзер дә Сабан туенда көрәш белән чабышны яратып, җан атып карый. Тагын бер мәхәббәте – моңлы җырлар. Эш тә булган, аш та булган шәһәрдә, мөгаен, шуңа гына сусавы басылмагандыр. Интернетта Чаллыда «Пятачок» оештырганнарын ишетеп, шунда бара.
– Дуслар да видеолар җибәрде, тик шулай да 2021 елда май аенда үткәрелгәненә генә килә алмадым. Калганнарын калдырмадым. Төнге смена булмаганда, һәрвакыт киләм. Анда күптән күрешмәгән авылдашлар, дуслар, танышлар белән күрешәсең. «Пятачок»та җырга да, биюгә дә, уеннарга да кушылам. 2024нче елның 23 маенда биеп, концертка билет та откан идем, – дип канәгать елмайды шәһәрдәшебез.
«КАМАЗ» төзелгән елларда мондый кичәләрдә танышып, бик күп парлар кавышкан. Хәзер дә кешеләр өчен андый мөмкинлек барын әйткәч, әңгәмәдәшем замананың үзгәрүен әйтте. Беренчедән, ул чорда яшьләр катнашкан, ә хәзер күпчелек интернетта утыра. Моннан тыш, ялгызлар арасында хатын-кызлар күбрәк, ә алар, аның фикеренчә, үзен генә кайгыртып яшәүне кулайрак күрә. 
Наилнең видеога төшерүе белән кызыксындым. Бу хыялны ул күптәннән күңелендә йөрткән икән.
– Видео аппаратурага кызыгып йөрсәм дә, алырга җае төшми иде. Шәһәр көнендә бер кешедә селфи төшерә торган таяк күрдем дә, «яхшы әйбер икән бу» дип сатып алдым. Телефонны беркетеп, аның белән өстән дә төшереп була. Хәзер инде камера аласым килә. Төшергән видеоларны статусыма куям. Карыйлар. Кайберсе «Нәрсәгә кирәк инде бу?» – дип яза. «Үзем өчен, халык өчен кирәк», – дип җавап бирәм. Күптән түгел заводтагы бер хатын сорап алды видеоны. «Нинди бәйрәм бу, кайда, ничек барырга?» – дип кызыксынды. Аңлаттым. «Шәһри Чаллы» газетасы дигән социаль челтәрләрен ничек итеп табарга икәнен дә өйрәттем. 
Әлмәттә яшәгәч, беләм, анда, спонсорлар табып, атна саен паркларда бушлай концертлар үткәрәләр. Чаллыда да мондый чара бик кирәк. «Пятачок» халык өчен, аны ял иттерер өчен оештырылган проектларның иң яхшысы. Ешрак булса, тагын да яхшырак булыр иде дә, мөмкинлегегезгә карыйсыздыр инде, – диде Наил Бадиков.
Бу сүзләренә өстәп, ул халык арасыннан талантлы җырчыларны, гармунчыларны сәхнәгә ешрак чыгаруыбызны сорады. Һәм «Пятачок»ларның гомере озын булуын теләде.
 


Нет комментариев