ФОТОРЕПОРТАЖ
12 сентябрьдән шәһәрдә традицион көзге ярминкәләр эшли башлады. Алар һәр шимбә көнне иртәнге 8:00дән кичке 15:00гә кадәр узачак һәм 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
📍 Төп мәйданчыкларны искә төшерәбез:
• «Строитель» стадионы каршында.
• Шәһәр Ипподромы.
• «Южный» агросәнәгать паркы.
Ярминкәләргә 7 муниципаль район һәм «Татпотребсоюз» предприятиеләре беркетелгән. Ветеринария куркынычсызлыгы тәэмин ителгән – мәйданчыклар санитар эшкәртү үткән.
Кулланучылар базары бүлеге район администрацияләре белән берлектә социаль әһәмияткә ия товарлар бәяләрен даими күзәтеп бара.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярминкәләрдә сатыла торган авыл хуҗалыгы продукциясенә тәкъдим ителгән бәяләрне раслады.
• Бәрәңге: 37–46 сум.
• Суган: 30–40 сум.
• Кишер: 37–40 сум.
• Чөгендер: 25–35 сум.
• Кәбестә: 29–40 сум.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әлеге социаль проектта катнашкан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтте:
“Бу проект безнең шәһәр өчен бик мөһим. Алар әлеге продукцияне үстерә, аннары иртәнге 7 гә ярминкәгә алып килеп төзеп тә куя. Экологик чиста продукция. Бар яктан да контроль тәэмин ителә, бәяләр билгеләнгәннән артмый. Сатучылар өчен дә, сатып алучылар өчен дә яхшы шартлар тудырылган”
Нет комментариев