СВОда катнашучыларның балалары өчен Чаллыда бушлай киносеанс оештырылды
Яңалыклар тасмасы

СВОда катнашучыларның балалары өчен Чаллыда бушлай киносеанс оештырылды

«Бүген тагын 300 баланы куандырдык», – дип билгеләп үтте проект координаторы Эдуард Фәттахов.

Узган якшәмбедә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен күңелле чара оештырылды. «Синема Парк» кинотеатрында хәрбиләрнең балалары өчен бушка «Край чудес» мультфильмы күрсәтелде.

Сеанс алдыннан балаларга традиция буенча татлы попкорн һәм сок та тараттылар. Кечкенә тамашачылар яраткан геройларының маҗараларын зур экранда кызыксынып карады.

«Хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү – безнең бурычыбыз һәм өстенлекле юнәлешләребезнең берсе. Проект кысаларында бүгенге көнгә 40тан артык киносеанс оештырылды. Бүген менә тагын 300 баланы куандырдык», – дип билгеләп үтте проект координаторы Эдуард Фәттахов.

Чарага килгән хәрбиләрнең тормыш иптәшләре дә җылы фикерләре белән уртаклашты:

«Без мондый чараларда һәрвакыт зур теләк белән катнашабыз. Оештыручыларга балаларга шатлыклы мизгелләр бүләк иткәннәре, игътибарлары һәм ихлас кайгыртулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сабыйларның бәхетле елмаюларын, сөенечләрен күрү – безнең өчен иң зур бүләк. Мондый җылы очрашулар күңелдә озак саклана», – дип рәхмәт хисләрен ирештерде алар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев