Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Бәрәңгегә тозны кайчан салырга?

Киңәшләр.

Бәрәңге боламыгына сөтне салкын килеш өстәмәгез, төсе ямьсезләнәчәк, каралачак. Аңа сөтнең кайнары гына туры килә.
Бәрәңге пешә торган кәстрүлгә суны күп салмагыз – ул бәрәңгене 1 см гына капласын.

Кыздырылган бәрәңге әзерләгәндә тозны яртылаш әзер булганда салсагыз, яхшырак булыр.

Искерә, картая башлаган бәрәңгене әзерләгәндә суына бераз шикәр өстәсәгез, тәмләнер.

Пешкән бәрәңгене угычтан чыгарасы бар икән, моны кайнар чакта эшләү кулайрак булыр. Суынгач авыррак була.
Бәрәңгене уртача көчтәге утта пешерегез, тигезрәк күперер. Зур утта бәрәңге тышы шартлый башлый, эче пешми кала. 
Бәрәңге изелмичә пешсен дисәгез,  суы кайнап 15 минут узгач, аны саркытыгыз да, парда пешереп бетерегез. Шулай ук суга чирек чәй кашыгы уксус өстәп була.

Бәрәңгене кабыгы белән пешергәндә, берничә җиреннән чәнечке белән тишегез, шулай иткәндә яргаланмас.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Файдалы киңәш