Иркә ире турында: «Мескенләнеп тормый»
Артур СВОдан яраланып кайткан иде.
Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Иркә социаль челтәрләрдә язылучыларның сорауларына җавап бирде.
Ул тормышында үзгәрешләр булуын, алар турында әкренләп сөйләячәген хәбәр итте.
Артур турында да әйтте. Бу сезонда Артур Иркә белән гастрольләрдә йөри.
"Тегеннән (СВОдан) кайткач үзгәрешләр булуын аңладыгыз инде. Әмма ул үзен көчсез итеп күрсәтми, мескенләнеп утырмый. Без аңа бөтен гаиләбез белән булыштык. Ул - тавыш режиссеры. Эше бик яхшы килеп чыга. Афәрин! Артур аппаратура ташый торган "Газель"ны да үзе йөртә", - диде.
Аннары җырчы иренең видеосын да күрсәтте. Авыр яралану сәбәпле, Артур бер аягын югалткан, аңа протез куйганнар.
Иҗади гаиләгә киләчәктә сәламәтлек һәм уңышлар гына юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев