Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Җырчы Нияз Җәләлов: «Эльмира Сөләйманова бер кайчан кеше яманламады»

Җырчы турында истәлекләр.

Татарстанның  атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың кисәк кенә арабыздан китүенә 16 декабрьдә 3 ел тула.  40 яшендә вафат булган моңлы җырчыны туганнары да, тамашачылар да онытмый.  «Онытмагыз дуслар,  туганнар озак кайтмый торсам китеп» дип җырлаган җырчыны әнисе, туганнары, хезмәттәшләре гел истә тота. 

Ял көннәрендә әнисе Фидания апа Коръән мәҗлесе уздырды. 

Хезмәттәшләре аны искә алу конөерты оештыра. Бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе, Нияз Җәләлов. Аның белән Эльмира турындагы хәтирәләрне яңарттык.
– Без Эльмира Сөләйманова белән еш аралашап яшәмәдек, әмма дус идек.  Концертларда очраша иде. Ул үзенең беренче концертына мине махсус кунак итеп чакырды. Ул чакта минем сәхнәгә чыккан гына вакытларым иде. Бу 2012-2013 еллар. Ул миңа шалтыратып: «Нияз, сольный концертыма махсус кунак булып килмәссеңме икән, – диде. – Беренче сольный концертым Чаллыда». Шуннан дуслашып калган идек. Гомеренең соңгы көненә кадәр дус булдык. Ул бик әйбәт кеше иде, беркайчан кеше сөйләмәде, кешене яманламады. Кеше сөйләгән җирдән китеп үк бара иде. Бик иртә китеп барды, кызганыч. 

Мин аны искә алу концертларын ике тапкыр туган авылы Ибрайда  үткәрдем. Ибрай клубында музей ачтык. Аңа бер зур бүлмә бирелде. Биредә Эльмира Сөләйманованың шәхси әйберләре, бүләкләре урын алган. Музейга аласы әйберләр күп әле. 

Мин иҗатташ дустымны онытмыйм. Каберенә дә барам. Әнисе белән аралашып торабыз.  

–    Искә алу концертында кемнәр катнаша?
– 15 январьда «Энергетик» мәдәният сараенда узачак концертта Илдар Әхмәтов, Дилә Нигъмәтуллина, мин, Гөлназ Сираева, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Мөнир Рахмаев, Фәйзелхак Хәлимов, Римма Никитина, Алина Даутова һәм башкалар катнаша. 

–    Балалары чыгыш ясамыймы?
–    Юк.  Җырчылар гына чыгыш ясый. Концертта яңгыраган һәр сүз, һәр җыр дустыбыз Эльмира Наил кызы рухына дога булып барып ирешсен иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәния фәрхи Эльмира Сулейманова юксыну Нияз Җәләлов