Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Эльмира Сөләйманова беркайчан кеше рәнҗетмәде

«Нурлы Эльмирабыз һич истән чыкмый», – ди шәһәрдәшебез Рәмзил Сәләхетдинов.

Җырчы Эльмира Сөләйманованың вафатына 7 ай узса да, хезмәттәшләре, тамашачылары аны хәтерләрендә саклый.

Ул 2022 елның 16 декабрендә мәңгелеккә китеп барды. Бу хәбәрне ишеткәч  аяз көнне яшен суккан кебек булды.  

Җыр-моңга гашыйк шәһәрдәшебез Рәмзил Сәләхетдинов та Эльмираның вакытсыз үлеменә ышана алмый.

–  «Энергетик» мәдәният сараенда Ринат Гобәйдуллин җитәкчелегендәге «Сердәш» ансамбленә йөрдем. Биредә Эльмира Сөләйманова белән очрашып, аның соңгы көннәренә кадәр дус калдык. Аның төркемендә 7 еллап тирәсе машина йөртүче, яктыртучы, тавыш операторы булып эшләдем. Эльмираның үлеменә һаман да ышана алмыйм. Машинада гел аның җырларын тыңлыйм. Искиткеч рәхәт, шаян, шук, гади, якты кеше иде. Беркайчан кеше турында начар сөйләмәде. Әйтәсе сүзен туры бәреп үзеңә әйтә иде. Авылларга концертлар белән баргач, халык Хәния Фәрхи кебек гади, җырларын ихлас башкара дип калдылар. 

Ул беркайчан тормыштан, сәламәтлегенннән зарланмады. Тик бик каты ютәлли иде. Кем белә, бәлки иртә үлеменә «сердечный» ютәл  сәбәп булгандыр? Аның вакытсыз арабыздан китүе кызганыч. Эльмира Сөләйманова зур хәрефтән языла тораган чын кеше иде. Ул үзен беркайчан да башкалардан өстен куймады, хезмәттәшләрен рәнҗетмәде, кимсетмәде. 
Соңгы елларда үзен күбрәк гаиләсенә, балаларына багышларга тырышты. 

Нурлы Эльмирабыз һич истән чыкмый. Сирәк кенә булса да, ире Дмитрий белән хәлләр белешәбез, – дип ул  сәхнәдәш дустын искә алды. 

Рәмзил Сәләхетдинов турындагы мәкаләне газетабызның киләсе саннарының берсендә укырсыз.  

Эльмира Сөләймановага кагылышлы башка язмаларны түбәндәге ссылкалар буенча укый аласыз:

1) Эльмира Сөләйманованың әтисе: «Кызым белән сөйләшми яшәдек»

2) Эльмира Сөләйманованың яңа җыры турында: «Кем уйлаган бу җыры үз балаларына кагылыр дип…»

3) Эльмира Сөләйманова якын дустының төшенә кереп, нәрсә дигән?

4) Эльмира Сөләйманованың күлмәге администраторына нигә кирәк?

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Эльмира Сөләйманова үлем-китем татарстанның атказанган артисты