Чәчәкләрне кышка әзерлибез
Безнең бакча

Чәчәкләрне кышка әзерлибез

Чалмабашка (пион) көзен комплекслы ашламалар кирәк. Тирәсенә тирән булмаган буразна казырга һәм 10-15 гр калий сульфаты, 15-20 гр суперфосфат салып, мул итеп су сибәргә кирәк. Төбен черемә яки торф белән мүлчәләгез.

Розаның ботаклары өлгерсен һәм көрән төскә керсен өчен сентябрьдә фосфорлы-калийлы диетага утырталар. Бер кв метрга 1әр аш кашыгы калий сульфаты һәм 2шәр аш кашыгы суперфосфат сибәргә кирәк. Шулай ук 10 л суга 1 стакан агач көле кушып, һәр төпкә сибәргә була. 

Лилия чәчәгенә 10 л суга 2 аш кашыгы суперфосфат кушарга. Суганчалары өшемәсен өчен, төбен 10 см калынлыкта черемә яки торф белән мүлчәләгез. 

Хризантема, ирис, клематиска 10 л суга 1әр аш кашыгы суперфосфат һәм калий сульфаты кушылган эремә сибәргә кирәк. Ул флокс өчен дә файдалы.    
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев