Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Колорадо коңгызын бетерүнең җайлы гына ысулы бар

Артык акча түкмичә, табигатькә, үз сәламәтлегебезгә зыян китермичә генә, бакча дошманнарын юк итәргә мөмкин.

Әби-бабайларыбыз гомер-гомергә бакчачылык (соңыннан – яшелчәчелек) белән шөгыльләнгән. Ул чакта биопрепаратлар, энтомофаглар булмаган. Алар корткычларга каршы көрәшнең нинди әмәлләрен кулланганнар икән соң? 

Әйтик, нарат, чыршы, пихта ылыслары төнәтмәсен сибеп, гөбләләрне, җимешашар, бакча һәм кура җиләге озынборынын юкка чыгарганнар. Яфракларның согын суыручы корткычларга цитруслы җимешләрнең кабыкларын төнәтеп сибү отышлы, әмма аны бакча җиләгенә сибә күрмәгез – үсемлекләр харап булыр. 

Кинза һәм кориандр – Колорадо коңгызы белән тычканнарның “кан дошманы”, исен яратмаганга, алар аңа якын да килмиләр икән. “Бәрәңге бакчасына әлеге үсемлекләрне утыртсагыз көтелмәгән кунаклардан тиз арада котылырсыз”, - ди белгечләр.
Роза, лалә, гладиолусларыгыз бетмәсен, чирләмәсен дисәгез, кәбестәне корт басмасын дигән максат куйсагыз, араларына бәрхет гөле – тагетес утырта аласыз. Җиләкләрне май коңгызы личинкасы – “хрущ” зарарлаудан (аларны тамырны кимереп ашый) интекмәүче бакчачы сирәктер. Ә сарут китергән казаның зыянын кем санаган? Әлеге ике проблеманы берьюлы хәл итүнең алымы бар – ул янәшәләренә георгин утырту.

Күргәнегезчә, һәр чирнең үз дәвачысы, һәр корткычны тезләндерә алучы үсемлек бар. Иң мөһиме, артык акча түкмичә, табигатькә, үз сәламәтлегебезгә зыян китермичә генә, бакча дошманнарын юк итеп, җирдән мул уңыш алып булуын онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш