Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Кыярдан мул уңыш алырга теләсәгез, кычыткан җыегыз

Кыяр чәчәк атканда органика ярата, ул аны ныгыта, үстерә. Җимшәннәрен барлыкка китерү өчен калий кирәк.

Кыярдан яхшы уңыш алу өчен, аны тиешенчә тәрбияләп торырга кирәк. Аеруча, моны яшелчә чәчәк аткан чорда башкару мөһим. Бу вакытта, гадәттә, яшелчәне көл белән тукландыралар. 

Моның өчен: 1 чиләк суга 1 стакан көл салып, бер тәүлек тоталар һәм һәр төпкә 0,5әр л сибеп чыгалар. Моны ике атна саен кабатларга ярый.

Кычыткан төнәтмәсе дә яхшы нәтиҗә бирер. Аның өчен теләсә нинди савытка кычыткан тутырырга, җылы су агызырга һәм әчетергә куярга кирәк. Ферментация тизрәк барсын өчен, бер уч җир һәм 1 аш кашыгы шикәр комы өстәргә ярый. Бер атнадан файдалы әчетке әзер була. Аны 1 чиләк суга 1 л исәбеннән кушып, кыярларга сибү мөһим.

фото: https://zen.yandex.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X