Помидор үсентесе тизрәк үссен дисәң
Безнең бакча

Помидор үсентесе тизрәк үссен дисәң

Моның өчен 3 литрга суга 1 тамчы йод салалар һәм шуны помидорга сибәләр. Бу бер генә тапкыр эшләнә.

Әлеге ысул белән помидор үсентесе тизрәк чәчәк атачак, ә помидорлары эре булачак. 

Моннан тыш йод помидорларны фитофтордан да сакларга ярдәм итә. 

Моның өчен 15 тамчы йодны 1 литр сөт белән кушарга һәм шуңа 10 литр су өстәргә кирәк. Әлеге катнашманы ике атнага бер тапкыр нык итеп (помидор куакларыннан агып төшкәнчегә кадәр) сибәләр.


Нет комментариев