Чаллы мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина госпитальдә дәваланучы өлкәннәрне котлады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина госпитальдә дәваланучы өлкәннәрне котлады

Һәм бүләкләр тапшырды.

Халыкара Өлкәннәр көнендә Чаллы мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина сугыш ветераннары госпиталендә дәваланучыларны бәйрәм белән котлады. Биредә әби-бабайлар өчен бәйрәм оештырдылар. Кунаклар –  мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов, шәһәр ветераннар советы рәисе Зөһрә Сәетова изге теләкләрен җиткерде. 

«Җаннарны җылы сүз белән җылытыйк» дип исемләнгән концерт өлкәннәрнең күңеленә хуш килде. Чаллы артистлары өлкән яшьтәге тамашачыларга романсларны һәм яшьлектәге таныш җырлар бүләк иттеләр. 

Госпитальнең баш табибы Резеда Мавзютова да җылы сүзләрен җиткерде. «Без зирәклегегез, мәрхәмәтлелегез, тормышны яратуыгыз һәм тәҗрибәгез өчен сезгә рәхмәтле. Сезнең киңәшләрегез аркасында без яхшырак  булабыз һәм куелган максатларга ирешәбез», – диде ул. Ирина Сәгыйдуллина өлкәннәргә шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырды.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды


өлкәннәр декадасы

Нет комментариев