Бу хакта «КАМАЗ» ГАҖ матбугат хезмәте хәбәр итте.
Иркутск һава аланы коммуналь техника паркын автогигантта җитештерелгән КАМАЗ шассие нигезендәге чүп ташу машинасы белән тулыландырды. Бу техника чисталыкны саклау өчен кирәк.
Һава аланы комплексыннан каты көнкүреш калдыклары полигонына ай саен якынча ике мең контейнер чүп чыгарыла. Чүп ташу машинасы һава аланын, «Һава гаване» кунакханәсен һәм медицина-санитария часте территориясен тәртиптә тоту өчен кулланылачак.
КАМАЗ шассие нигезендәге чүп ташу машинасының 22 кубометр күләмле тартмасы бар, ул 29 стандарт форматтагы чүп контейнерын сыйдыра ала. 700 килограмм йөк күтәрә ала.
Нет комментариев