Биредә 298,5 млн сумлык ремонт эшләре башкарылды.
Чаллыны-400 еллыгы елында шәһәрнең үзәк концерт залы танымаслык итеп яңартылды. Биредә 37 елдан соң ремонт ясалды. Зал чыннан да бик матур булган. Анда затлы пәрдәләр. Утыргычлар да уңайлы биек, тик рәт аралары гына таррак.

Сәхнәдә зур экран. Композитор Сара Садыйкова өчен икенче каттагы фойеда урын бар. Анда композитор турында мәгълүмат алырга була.

Бәдрәфләр дә чит илдәгедән калыйшмый: хатын-кызлар өчен 10 кабина (элек 3 иде). Кул киптергеч җайланмасы бар. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен аерым бәдрәф.
Кыскасы 298,5 млн сумга төзүчеләр һәм дизайнерлар концерт залын танымаслык итеп яңарттылар. Зал матур, якты, бөтен җирдә тәмле ис.
«Аерма җир белән күк арасы. Тамашачылар биредәге һәр нәрсәгә сакчыл карасыннар иде. Бу ремонт Чаллының юбилей елында шәһәр халкына зур бүләк булды. Моның өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Чаллы мэры Наил Мәһдиевка рәхмәт, – диде директор Фәнил Салихов. – ТР Рәисе залны беренче булып карады һәм җиһазлар алу өчен өстәмә акча бүлеп бирде».
Автор фотолары
Нет комментариев