Бәяләр 2026 елның 1 октябреннән үзгәрә.
2026 елның 1 октябреннән Татарстанда коммуналь ресурсларга тарифлар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре арта. Үзгәреш федераль хөкүмәт тарафыннан республика өчен билгеләнгән индекслар чикләрендә гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Коммуналь ресурсларга тарифлар узган елның июленнән үзгәрмәгән иде. 2026 ел башында булган 1,7 процентка үсеш өстәмә бәягә салым (НДС) ставкасын төзәтү белән бәйле рәвештә техник характерда булды.
1 октябрьдән аерым муниципалитетларда гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре 18,2 процентка артачак. Әмма республика буенча бу индекс уртача 13,4 процент тәшкил итәчәк. Индексация елның соңгы өч аена гына кагылачак. 2026 елга күчереп исәпләгәндә уртача еллык үсеш 5,7 процент тәшкил итәчәк, гаилә бюджетына нәкъ менә шушы күләмгә артачак.
Нет комментариев