Рәмзия Әхмәдуллинадан җиләк үстерү серләре
Безнең бакча

Рәмзия Әхмәдуллинадан җиләк үстерү серләре

Чәчәккә бөреләнгәч җиләкләргә нәрсә сибәсе?

Җиләкләр чәчәккә бөреләнгәнче су сибү кирәк. Җиләкләр баллы, эре, сусыл булсын өчен эремә ясап сибәбез. Моның өчен 5 грамм бор кислотасын 1 л кайнаррак суда эретеп, 10 л булганчы итеп суга кушасы. Менә шушы катнашманы сиптергеч белән чыланырлык итеп җиләкләргә сиптереп чыгабыз. Әгәр инде җиләкләр чәчәккә бөреләнсә, 10 л суга 2-3 грамм бор кислотасы, 1 грамм марганцовка кушып, төпләренә 1 литр итеп сибеп чыгабыз. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев