Төзү материалларын кыштан ук алып килделәр
Безнең бакча

Төзү материалларын кыштан ук алып килделәр

«Юбилейный» бакчачылык ширкәте шәһәр үзәгендә – Орловка белән ЗЯБ бистәсе арасында урнашкан. Биредә 527 участок бар. Кышын 32 кеше даими яши. Ширкәт рәисе Гөлшат Сәлимова әйтүенчә, аларда ташландык бакчалар юк.

– Мин монда 10 ел эшлим. Бу вакыт эчендә хуҗаларның барысына да участокларны приватизацияләргә булыштым. Кайбер бакча хуҗалары карт әби-бабайлар. Алар авырып китсә, бакчаларын балалары карый, – ди Гөлшат Маннуровна.
«Юбилейный»да ел саен унар бакча сатыла. Быел исә сатучылар бик «җанланды», ди ширкәт рәисе.

– Соңгы бер атна эчендә генә 7-8 кеше килеп, бакчалар карап китте, икесен сатып та җибәрдек. Берсен 350 мең сумга, икенчесен – 550 меңгә. Яшьләр бик күп килә. Аларның фатир алырга акчалары юк, җир алып, үзләре төзиләр. Кайберәүләр кыштан ук блоклар, төзү материалларын алып килә башлады, – ди Гөлшат Маннуровна. 

Кайбер предприятиеләр тулы куәтенә эшләми башлады, эш атнасы кыскартылды. Шуңа күрә күп кенә шәһәрдәшләр дачалар төзү һәм ремонтлау белән шөгыльләнәчәк дип саный ул.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев