Шəhри Чаллы

20 февраль 2016 яңалыклары

  • 20 февраль 2016 - 10:31
    Хөрмәтле шәһәрдәшләр, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби бәрелеш ветераннары!
    Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Бу бәйрәм хәрби тугрылыкны, батырлыкны, Ватанга эчкерсез мәхәббәтне гәүдәләндерә. Илебездә һәрвакыт тынычлык хөкем сөрсен. Ватаныбыз чәчәк атсын. Тынычлыкка хезмәт итүдән һәм үз Ватаныңны саклаудан да зуррак һәм җаваплырак бурыч юк. Яшьләргә үрнәк булырлык батыр йөрәкле ветераннарыбыз бар безнең. Бөек Ватан сугышында җиңү...
    488
    0
    0
  • 20 февраль 2016 - 08:13
    Дөрес итеп сайрыйсы иде
    Мин гапгади бер авыл баласы. Кошларның сайраганын тыңларга яратам. Тырышыптырышып оя корганнарын игътибар белән күзлим. Каргалар чыбыкчабык каенга ташыса, сандугачлар үз "йортын" талга кора. Карлыгачлар өй кыекларына, елга ярларына үз куышларын әмәлли. Әлеге ояларында яз ахырларында нәни томшыклы кошчыклар аваз сала. Әткә һәм әнкә кошлар аларга җим ташый, үз җылысын...
    747
    0
    0
  • 20 февраль 2016 - 08:06
    Сак булыгыз: финанс пирамидалары
    Игътибар иткәнегез бардыр, Чаллыда микрофинанс үзәкләре, "Быстрые деньги", "Деньга", "Деньги мигом" дигән киосклар, төрле-төрле пирамидалар шактый. Җәмәгать транспорты тукталышларында паспорт белән процентка акча бирәм, акча алам дигән игъланнар да күп. Чаллыда шундый шикле оешмалар һәм кешеләр белән алыш-биреш ясап алданганнар шактый. Акчаларын кире кайтара алмагач, алар полициягә мөрәҗәгать итәләр. Кызганычка...
    544
    0
    0
  • 20 февраль 2016 - 07:36
    Бигеш аэропортыннан яңа рейс ачыла
    1 апрельдә Татарстанның "ЮВТ Аэро" авиакомпаниясе Пермь-Түбән Кама-Симферополь маршрутын ача. Рейслар атна саен җомга көнне башкарылачак. Пермьнән Түбән Камага очу вакыты бер сәгать, Түбән Камадан Симферопольга - өч, Пермьнән Симферопольга 5 сәгать чамасы тәшкил итә. Пермьнән Симферопольга билет бәясе 6 мең сум чамасы булса, Түбән Камадан Симферопольга - 5,4 мең...
    690
    0
    0
  • 20 февраль 2016 - 07:19
    Туган тел көне – дуслык бәйрәме
    Күп милләтле калада яшибез. Туган телләргә, милләтләргә багышланган кичә-бәйрәмнәр традицион рәвештә шәһәребездә ел дәвамында үткәрелә. Февраль аенда исә мондый чаралар аеруча күп оештырыла. "Юнеско карары белән 21 февраль - Халыкара туган тел көне дип игълан ителгән. Шуны истә тотып, февраль аенда барлык белем бирү учреждениеләрендә ункөнлек оештырыла. Ункөнлек кысаларында туган...
    517
    0
    0
  • 20 февраль 2016 - 06:46
    Ялган полислар бизнесы
    Яшерен-батырын түгел, яшәешнең кайсы гына тармагын алма, һәркайсына мошенниклар үтеп керде. Аларның халыкны алдау юлындагы берсеннән-берсе остарак ысуллары турында ишетеп-укып торабыз. Инде менә ОСАГО полисларын да "ясарга" өйрәнделәр. Россия автоиминиятчеләр берлеге (РАБ) мәгълүматларына караганда, 2015 елда автомобиль йөртүчеләргә сатылган 40 млн полисның 1 миллионнан артыгы ялган булуы ачыкланды. РАБ белгечләре...
    685
    0
    0
  • 20 февраль 2016 - 06:32
    Яңа ОСАГО полислары бирә башлаячаклар
    Куллану вакыты чыккан документ хуҗаларына гына түгел, полисы гамәлдә булганнарга да яңасын рәсмиләштерергә туры киләчәк.Иминиятләштерү өлкәсендә алдалаулар, ялган полислар cаны артып киткәнгә, ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Бу хакта 11 февральдә закон кабул ителде. Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсенә исә 1 июльгә кадәр ОСАГО полисларының яңа бланкын әзерләп бетерү бурычы...
    674
    0
    0
  • 20 февраль 2016 - 06:24
    Яңа китап
    Репрессияләнгән муллалар турында яңа китап чыкты. Аның авторлары - тарихчы Нурулла Гариф һәм Рәис Шаһи. «Коммунизм тәмугы аша» исемле әлеге китап борынгы Чаллы тарихын өйрәнүдә һәм саклауда күп хезмәт куйган Ахунов Кәримулла Гыйльфан улының якты истәлегенә багышланган. Китапта репрессияләнгән муллалар һәм аларның гаиләләре язмышы турында истәлекләр, дингә каршы оештырылган вакыйгалар,...
    0
    0
    0
  • 20 февраль 2016 - 05:46
    «Солдатта булган диләр»…
    23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «КУҢЕЛ» радиосы «Солдатта булган диләр» дип исемләнгән фото-бәйге игълан итә. Аның шартлары бик гади. Сез үзегезнең якыннарыгызның (әти, бабай,абый, тормыш иптәше, сөйгән ярларыгызның) солдат хезмәтен үтәгәндә төшкән фотоларын безнең сайтка юллый аласыз. Фотоларны 22 февральгә кадәр kunelradio.ru сайтындагы студия битенә юлларга кирәк....
    803
    0
    0
  • 20 февраль 2016 - 05:24
    Шәһәрдәшебез картасыннан акча урлаучылар тоткарланды
    ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ялган документлар һәм махсус вирус программалары ярдәмендә шәһәрдәшебезнең банк картасыннан 1 млн 107 мең сум акча урлауда шикле 2 курганлыны тоткарлаган. Хокук сакчылары бу адәмнәрнең корбаны күбрәк булу ихтималын да исәптә тота. Зыян күрүче үзенең счетыннан зур күләмдә акча юкка чыгуын чит илдән кайтканнан...
    716
    0
    0
Реклама