11 март 2016 яңалыклары
-
Кем җиңәр?
"Татар малае-2016" бәйгесенең сайлап алу, ягъни район турлары тәмамланды. Бәйгенең шәһәркүләм җиңүчесе булу өчен башлангыч сыйныф укучылары - 8 апрельдә, 5-8нче сыйныфлар 18 апрельдә көч сынаша.
-
Республика бәйгеләре тәмам
Республика олимпиадалары һәр елдагыча, быел да өч төркемдә - татар мәктәпләрендә һәм катнаш мәктәпләрдә укучылар өчен - татар теле һәм әдәбиятыннан, рус төркемнәрендә укучылар өчен татар теленнән үтте. Республикакүләм бәйгеләрдә Чаллыдан 39 укучы катнашты. Шуларның 26сы шәһәребезгә призлы урыннар алып кайтты. "Быел татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның нәтиҗәлелеге 66%...
-
Роспотребнадзор Татарстан халкын флюорография үтәргә чакыра
Моннан тыш идарә тармагы флюорография тикшеренүенә кагылышлы сораштыруда да актив катнашырга чакыра. Идарәдә хәбәр итүләренчә, флюорография туберкулез һәм сулыш юлларындагы яман шеш, саркоидоз кебек авыруларны башлангыч стадиясендә үк ачыкларга ярдәм итәчәк. Ә сәламәтлек өчен әлеге процедура куркыныч тудырмый. Бары тик авырлы хатын-кызларга һәм кече яшьтәге балаларга гына тыелып калырга кирәк....
-
Ил күгендә – якты йолдыз
Ул - спорт күгендә үзенең якты йолдызын кабызган шәхес. Татарстанда авыр атлетика - штанга күтәрү буенча аның рекордын кабатлаучы әле булмады. Хәниф Гомәров атаклы спортчы гына түгел, күпкырлы талант иясе дә: матур-матур җырлар иҗат итә, шигырьләр яза, матбугатта язмалары чыгып тора. Бу көннәрдә Хәниф Әхмәтовичка 60 яшь тула. Аны олуг...
-
Диплом бирү хокукыннан мәхрүм иткәннәр
Россия мәгариф күзәтчелеге Казан икътисад, идарә һәм хокук институтының дәүләт аккредитациясен вакытлыча гамәлдән чыгарган. Шул рәвешле, кимчелекләрне бетергәнче, югары уку йорты дәүләт үрнәгендәге дипломнар тапшыра алмаячак. Институтның уку-укыту эшләре буенча проректоры Эдуард Хәдиуллин сүзләренә караганда, әлеге югары уку йортында 2015 елның 9-15 декабрендә планнан тыш тикшерү уздырылган. Тикшерү барышында кайбер...
-
Ялгышлар аша килдем бәхетемә...
Балаларын җитәкләп тарих музеена килгән бу күркәм мөселман гаиләсе белән кабат очрашырга сүз куешуым очраклы гына түгел. Үз-үзләрен тотышлары, бер-берсенә һәм балаларына булган җылы мөнәсәбәтләре генә түгел, матур итеп әдәби татар телендә сөйләшүләре, иң мөһиме, зыялылыклары ихластан сокландырды. Бигрәк тә күк төсендәге зәвыклы хиджаб кигән, энҗеләп чиккән тәҗи өстеннән күзнең...
-
Без тарихта эзлебез
Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе 2016 елда үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Шул уңайдан, газетабызда гимназия коллективы белән берлектә мәктәп юбилеена багышланган яңа рубрика ачып җибәрәбез. Анда гасырдан артык тарихы булган мәгариф учагының үткәне һәм бүгенгесе, үз эзен калдырган укытучылар һәм укучылар турында язмалар урын алачак. Кайда...
-
Тибрәнде күңелнең мең кылы
Шәһәрнең 12нче татар китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, шәһәрдәшебез, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе Сирень Якупова иҗатына багышланган "Серле тормыш бары җирдә генә" дигән әдәби кичә үтте. Анда Сирень Якупованы шагыйрә буларак бәяләүче, иҗатын яратучы шәһәрдәшләребез җыелган иде. Күпләр Сиреньнең иҗатын ярата, шигырьләре аша аны үз итә. "Нәкъ...