23 июнь 2016 яңалыклары
-
Эх, тәмле соң җиләге...
Ниһаять, җәйнең иң сагындырган, иң "тәмле" мизгеле килеп җитте - җиләк өлгерде. Быел җиләк уңышы мул булырга охшаган. Җитеш бакчачылар без "виктория" дип атый торганын кәрзинләп ташый башладылар инде, базарда да җиләк сатучылар көннән-көн арта. "Виктория" артыннан каен җиләге дә кызарып пеште. Тагын берәр атнадан җир җиләген җыя башларлар.
-
Чаллы-Сарман юлы ябыла
Вакытлы уңайсызлык 27 июньнән алып 15 июльгә кадәр кертелә. Тукай районында төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле, "Чаллы -Сарман" автомобиль юлының 6,5 чакрымыннан алып 13 чакрымына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
-
Бурычлыларны табиблар да “аулый”
Россиянең юстиция министрлыгы хөкүмәткә бурычларын (штрафлар, алимент, башка түләүләр) түләмәүче гражданнар белән көрәшүнең яңа проектын әзерли. Шул исәптән, халыкның медицина һәм финанс базаларына үтеп керү иреген дә тәкъдим итә. Яңа проект суд приставларына бурычлылар турындагы мәгълүматны вакытлы басмаларда нәшер итү, эш бирүчеләрне искәртү хокукын да бирә. Шулай ук суд приставлары...
-
Сәвәләйдә боламык боткасы
Чаллыда яшәп иҗат итүче җырчы-композитор Втиталий Агапов туган авылы Зәй районы Сәвәләйдә 25 июнь көнне боламык бәйрәме үткәрә.
-
Ликвидация негосудартвенного пенсионного фонда «Стратегия»
В связи с ликвидацией негосударственного пенсионного фонда «Стратегия» (г.Пермь) вкладчикам данного фонда, проживающим на территории Республики Татарстан необходимо в срок до 30.06.2016 направить требование для включения в реестр кредиторов. Телефон горячей линии 8-800-2000-805.
-
Чыгарылыш кичәләре тыелмый
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдән читтә чыгарылыш кичәләрен үткәрүне тыярга җыенмый һәм андый вәкаләтләргә ия түгел. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белдерде."Мәгариф һәм фән министрлыгы бернинди тыю чарасы кертүне якламый, бу безнең вәкаләт түгел", - диде спикер.
-
Торговали подделкой
Прокуратура Набережных Челнов направила в суд уголовное дело в отношении десяти человек.
-
Чаллыны коңгыз басты
Быел Татарстанда июнь коңгызының күпләп үрчүе күзәтелә. Ул һаваның эссе торуы белән бәйле.
-
Әби патшага һәйкәл кирәкме?
Казан мэры Илсур Метшин Әби патшага һәйкәлне кую өчен "әйдәгез, шәһәрдә яшәүчеләр белән киңәшик, кайда кую яхшырак булыр икән", дип белдергән иде. Интернетта тавыш бирү башланды.
-
Чаллы Тольяттида ярминкә үткәрә
Чаллы шәһәре һәм "Кама аръягы" төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы шәһәрнең башкарма комитеты белән бергә Татарстан Республикасы предприятиеләре продукцияләрен этәрү буенча "Алга, Татарстан" яңа проектын ачтылар. 23 майда Чаллы һәм Тольятти шәһәрләре җитәкчелеге парнерлык турында килешү имзалау сәбәпле, беренче ярминкәне дә тугандаш шәһәрдә оештырырга булганнар. Анда автошәһәрнең 8 предприятиесе үз продукциясен тәкъдим...
-
Ифтар уңышлы узды
"Kazan-Arena" стадионында IV республика ифтары уздырылды. Чара 10 меңгә якын кешене җыйды. Кунакларга 800 ләп волонтер хезмәт күрсәтте.