13 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Ринат Гыйлфанов татар эстрадасыннан китә…
Эстрадабызның кабатланмас җырчыларының берсе - Ринат Гыйлфанов рус эстрадасына китәргә җыена. Әйе, дуслар, бүгенге көндә Ринат рус җырлары иҗат итү белән шөгыльләнә икән. "Бу арада бернәрсә дә күрми, иҗатымда гына кайныйм. Яңа аппаратура, яңа техникалар алдым. Җырлар иҗат итәм. Татарча язган җырларымны русчага тәрҗемә итеп, яңа сулыш өрәм. Киләчәктә рус...
-
Чаллы студентлары бәйрәмгә әзерләнә
19 гыйнвар көнне Яр Чаллыда Бөтенроссия студентлар көнен бәйрәм итәчәкләр. Күңелле чарага югары һәм һөнәри уку йортларында укучы, анда төрле елларда белем алган барлык шәһәрдәшләребезне көтеп калалар. Бәйрәм программасында иҗади номерлар белән автокаланың яшь артистларының чыгышлары һәм уеннар көтелә. "2016 ел студенты" республика бәйгесенең шәһәр этабында җиңгәннәрне бүләкләү тантанасы да...
-
Яңа җитәкче
"Нур" яшьләр үзәгенә яңа җитәкче - Полина Трянина билгеләнде. Ул ИЭУиП югары уку йортын тәмамлаган. Студентлар советы, Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсендә эшләгән. "КАМАЗ" мәдәният сараенда директор урынбасары вазыйфаларын да башкарган. 10 гыйнвардан ул "Нур" яшьләр үзәген җитәкли.
-
Венера Ганиева кунак җыя
Бүген искечә яңа елны каршылыйбыз. Бу бәйрәмнәр дәвам итә дигән сүз. Татар эстрадасында кунак җыю буенча Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева лидер дисәк тә ялгыш булмас. Ул туганнарын, шәкертләрен кунакка чакырып, тәмле ризыклар белән сыйлый икән. Тәмле итеп, бәлеш, итле пәрәмәчләр пешерә.
-
Искечә Яңа ел белән!
Бүген Азатлык мәйданында, җиңү Паркында һәм Тукай яр буенда Яңа елны искечә бәйрәм итү чаралары узачак. Азатлык мәйданында театральләштерелгән күңел ачу программасы сәгать 18:00 башлана. Анда шәһәребезнең иҗат коллективлары һәм солистлары катнашачак. Моннан тыш бәйрәмдә "Шәһәрнең иң яхшы яңа ел бизәлеше" бәйгесенең җиңүчеләрен дә бүләкләү тантанасы узачак. Кыш бабай һәм...
-
В Челнах заселили дом 21/30
Сегодня в Набережных Челнах руководитель Исполнительного комитета Ринат Абдуллин вручил ключи от квартир новоселам дома 21/30 микрорайона Замелекесье. 18-этажный дом микрорайона Замелекесье включает 143 квартиры: 72 квартиры однокомнатные и 71 - двухкомнатная. Ринат Абдуллин поздравил новоселов с праздником и вручил ключи семьям.Строительство жилого дома 21/30 микрорайона Замелекесье было начато весной...
-
“Яшь буынга әхлакый тәрбия бирү” төбәкара бәйгесе нәтиҗәләре билгеле
Яр Чаллы шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясе "Яшь буынга әхлакый тәрбия бирү" төбәкара иҗади бәйгесенә нәтиҗә ясады. Бу мәртәбәле конкурста Яр Чаллыдан һәм күрше калалар, районнардан балалар бакчалары, мәктәпләр, тәрбиячеләр, укытучылар, махсус белем һәм тәрбия бирүче уку йортлары хезмәткәрләре катнашты. Бәйгегә барлыгы 58...
-
“Мастеровые”да – үзенчәлекле спектакль
Бүген "Мастеровые" театрында үзенчәлекле спектакль - "Яблоневый сыр" күрсәтелә. Анда рольләрдә ДЦП белән авыручы балалар уйныячак. Спектакль Тимур Салиховның әкиятләр җыентыгына нигезләнеп иҗат ителгән. Шунысы үзәнчәлекле: әлеге әкиятләрне Тимур 2,5 яшендә иҗат иткән. Шәһәребезнең ДЦП белән авыручы балалар аңа рәсемнәр дә ясаганнар.
-
Түләүләр арта, халык борчуда...
2017 елга торак - коммуналь түләүләре күпмегә артачагы билгеле булды. Барлык үзгәрешләр дә 1 июльдә гамәлгә керәчәк... Чаллы шәһәр башкарма комитетының хуҗалык эшләре һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Романова сүзләренә караганда, быел фатир өчен түләү хаклары 4,2 процентка артачак.
-
Хезмәт ярминкәсе була
Чаллы мәшгъуллек үзәге 19 гыйнвар көнне эш эзләүчеләр өчен хезмәт урыннарын тәкъдим итү ярминкәсен уздыра. Бу чарада биш предприятие һәм оешмадан килеп үзләренә эшкә чакырачаклар. Шәһәрдә бигрәк тә табиблар, акушерлар, шәфкать туташлары җитми, шуңа күрә Кама балалар медицина үзәге белгечләре ярминкәдә бу төр һөнәр ияләрен сайлап алачаклар.Җитештерү өлкәсендә эшләгән предприятиеләргә...
-
Чаллыда Нардуган бәйрәме була
Татарстанның Чаллы шәһәрендә Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында 15 гыйнварда Нардуган бәйрәме уздырыла. Кояшның кышкы торгынлыгына багышланган Нардуган - халыкларда борынгыдан килгән мәҗүси бәйрәм. Аны Чаллыда, елдагыча, җирле керәшен җәмгыяте оештыра. Нардуганда Татарстанның "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Чаллының "Карендәшләр" ансамбле, Мәләкәс, Иске Җирекле авыллары ансамбльләренең катнашуы көтелә. Бәйрәм 15.00...