Шəhри Чаллы

3 август 2017 яңалыклары

  • 3 август 2017 - 16:31
    Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында чыгыш ясады
    Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында катнаша. Утырышта Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Хәерле көн, хөрмәтле делегатлар! Кадерле кунаклар! Сезне чын күңелдән Казан шәһәрендә сәламлим! Дөньяның төрле почмакларында, Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәүче татарлар өчен бүгенге көн аеруча мөһим....
    829
    0
    0
  • 3 август 2017 - 12:06
    Рөстәм Миңнеханов “Татар информ” агентлыгының татар редакциясенең эшчәнлеген билгеләп үтте
    (Казан, 3 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов телне саклау, татарлар яшәгән төбәкләр һәм чит илләр белән хезмәттәшлектә "Татар информ" агентлыгының татар редакциясе өлешен билгеләп үтте. "Татар информ" агентлыгының татар редакциясенә үзгәреш кертелде .tatar доменында татар сайты эшли башлады", - диде Президент. "Безнең алда телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне...
    652
    0
    0
  • 3 август 2017 - 11:43
    Зомби-бөҗәкләр
    Кыргый табигать мәсьәләләре буенча эксперт доктор Крисс Миллер күптән түгел бик кызыклы күзәтү ясаган: кайбер бөҗәкләр сәер авыру аркасында юкка чыгып бара икән. Доктор бу чирне "зомби-вирус" дип атаган. Шушы вирус бөҗәкнең тәненә эләксә, аның ихтыярын үзенә буйсындыра. Яндыра торган кояш нурларыннан һәм кошлардан агач яфраклары арасына яшеренәсе урынга, бичара...
    590
    0
    0
  • 3 август 2017 - 10:42
    Дөньяның танылган татар рәссамнары иҗаты татар конгрессы съездында тәкъдим ителде
    Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышы дөньяның күренекле татар рәссамнары күргәзмәсен ачу белән башланды. Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры фойесында Үзбәкстаннан Таир Шәрипов, Франциядән Ринат Акимов, Казахстаннан танылган "Сөембикә ханбикә" портретын иҗат иткән Камил Муллашев, Россиянең Санкт-Петербург шәһәреннән Елена Сайитбагина, Татарстаннан Анастасия Шамова хезмәтләре...
    700
    0
    0
  • 3 август 2017 - 08:03
    Фатир алучыларга дәүләт ярдәме арта
    Шу­шы көн­нәр­дә фа­тир алыр­га те­лә­гән яшь га­и­лә­ләр­гә дәү­ләт яр­дә­ме­нең кү­лә­ме ар­туы мәгъ­лүм бул­ды. Элек Та­тар­стан­да яшь га­и­лә­ләр­гә фа­тир ал­ган­да про­цент­сыз дәү­ләт яр­дә­ме 400 мең сум иде, хә­зер ул фа­тир бә­я­се­нең 60%ын тәш­кил итә­чәк.
    656
    0
    0
  • 3 август 2017 - 07:01
    Владимир Путин Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучыларны сәламләде
    Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кунаклары һәм делегатларына телеграмма юллаган. Аны форумда катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укып үтте. Бу минутларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында съездның пленар утырышы уза. "Сезне Бөтендөнья татар конгрессының...
    723
    0
    0
  • 3 август 2017 - 06:49
    Татар теле башка фәннәре үзләштерүгә комачауламый – Самараның "Яктылык" мәктәбе директоры
    (Казан, 3 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Самара шәһәре "Яктылык" татар мәктәбендә теләге булган барлык кешене кабул итү өчен урын җитми. Әлеге проблеманы кичә, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында, "Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы" секция утырышында мәктәп директоры Радик Газизов күтәрде. "Самара шәһәрендә менә инде 20...
    1076
    0
    0
  • 3 август 2017 - 06:18
    Чаллыны әллә таракан, әллә коңгыз басты...
    Расписание автобусов по маршруту Елабуга (4 мкр) - Набережные Челны (Автостанция) на 4, 5, 6 августа 2017: Отправление из Елабуги Отправление из Набережных Челнов 5-45 6-20 6-00 6-50 6-30 7-10 7-00 7-30 7-20 7-40 7-50 8-20 8-10 9-00 8-50 9-30 9-30 10-00 10-00 10-30 10-25 10-45 11-10 10-50 11-50 11-20...
    1126
    0
    0
  • 3 август 2017 - 06:08
    Чаллыда кәләшләр бәйрәменә әзерләнәләр
    Чалллыда ел саен кәләшләр бәйрәме үткәрелә. Быелгысы 10 тапкыр. Анда катнашырга 100гә якын кияүдәге хатын-кызлар гариза биргәннәр инде. Бу сан артып та китәр, диләр оештыручылар, чөнки әле вакыт бар: бәйрәм 6 августа була. Бәйрәмнең программасы быел кызыклырак булачак, традицион кәләшләр парады була, Көнчыгыш стилендәге бәйгеләрдә кәләшләр үзләрен Шамахан патшабикәсе образына...
    1088
    0
    0
  • 3 август 2017 - 05:41
    Әлмәт трассасында “бөке”- ремонт эшләре бара
    "Чаллы-Түбән Кама-Зәй-Әлмәт" трассасында юлларны төзекләндерү башланды. Юл ремонтлаучылар хәзер ""Таврия" зур йөк машиналарын үлчәү стационар пункты янында эшлиләр. Шул сәбәпле бу урында "бөке"ләр булуын истән чыгармагыз. Әлеге проблемалы участокны Иске Ерыклы бистәсе аша әйләнеп үтәргә мөмкин. .
    826
    0
    0
  • 3 август 2017 - 05:28
    Чаллы – туңдырма каласы
    Чаллыда "Славица" туңдырмалар эшләп чыгаручы фабриканың 25 сату киоскын сүтәчәкләр. Шәһәр башкарма комитеты шәһәр буйлап таралган туңдырма сату нокталарының кайберләре рөхсәт сорап тормыйча, бернинди документларсыз урнаштырылганын ачыклаган. Чыннан да Чаллыда почмак саен туңдырма сату киосклары күпләп пәйда булды. Ике бер-берсенә көндәш туңдырма эшләп чыгаручы предприятие ярыша-ярыша киосклар куйдылар. Хәхер Чаллыны...
    1148
    0
    0
  • 3 август 2017 - 05:22
    Рәфыйк Мөхәммәтшин Болгар ислам академиясе ректоры итеп билгеләнде
    Татарстан мөселманнарының Диния назарәте хәбәр итүенчә, Болгар ислам академиясенең оештыручылар шурасы Болгарда пәнҗешәмбегә каршы төнге икегә кадәр диярлек утырып, киңәшләшеп, Рәфыйк Мөхәммәтшинне бертавыштан яңа уку йортының җитәкчесе итеп сайлап куйган. Хәзерге вакытта Рәфыйк әфәнде Русия ислам университетын җитәкли, ул шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары да. Шура әгъзалары академиянең президенты итеп...
    1124
    0
    0
Реклама