26 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
26 гыйнвар 2022 - 18:30Виктор Ельцов кайгылы булды«КАМГЭС» акционерлык җәмгыяте экс-директоры, берничә чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты булып торган Виктор Ельцовның улы Дмитрий вафат булган.
-
26 гыйнвар 2022 - 18:20Канлы якшәмбеАсия бүген куркыныч төш күреп, манма тиргә батып уянды. Имеш, әтисе әнисен пычак белән кадап үтергән. Хатын, нигә мондый төш керде икән дип, үзенең балачагын хәтерендә яңартты.
-
26 гыйнвар 2022 - 17:20Инстаграмда рекорд куйган постларСоциаль челтәрләрдә – Инстаграм (instagram@shahrichally), ВКонтакте (vk.com/shahrichally), Одноклассники (Ok.ru/shrichally. Gazetasy), Facebook (facebook.com/ShahriChally), Твиттер (twitter.com> shahrichally90) һәм Тik-Тоkта «Шәһри Чаллы» газетасының аккаунтлары бар. Анда газета укучыларыбыз яңалыклары белән уртаклаша, комментарийларда төрле вакыйгаларга карата үз фикерләрен белдерә, кыскасы, анда тормыш гөрли – сез дә кереп карагыз! Кызыклы фото яки видеоларыгызны, уртаклашырга теләгән хәбәрләрегезне WatsApp аша 8 908 333 03 70 номерына җибәрегез.
-
26 гыйнвар 2022 - 16:15Лимонның файдасы бик күп. Италиядә исә лимон агачы иң матур агач дип санала - ВИДЕОЛимон хуҗабикәләргә микродулкынлы мичне, суыткычны, сантехниканы чистартканда, тапларны бетергәндә ярдәмгә килә.
-
26 гыйнвар 2022 - 15:37Чаллы шифаханәләренә, ватрушкадан егылып, 15 кеше мөрәҗәгать иткән - ФОТОЛАРКышның соңгы аена керергә дә вакыт аз кала. Кышны яратмаган кеше юктыр, чөнки бу вакытта гына без чана, чаңгы, тимераякта шуабыз. Күпләр элеккеге тимер чаналарны «ватрушка»ларга алыштырды. Алар уңайлы, җиңел.
-
26 гыйнвар 2022 - 15:15Эч авыртса нишләргә?Берничә атна инде уң як кабырга астыннан эчем авырта. Табибка бару өчен эштән сорарга кирәк. Ә эштә чирләгән кешене өнәмиләр. Шуңа күрә үтәр әле дип, үзем белгән даруларны эчеп, авыртуны киметеп йөрим әле. Бу куркыныч түгелме икән? Сәрия Шиһапова.
-
26 гыйнвар 2022 - 14:55Чаллының талантлы хатын-кызларын «ТНВ» каналыннан «Әниемнең җылы кочагы» тапшыруында күрсәтәчәкләр - ВИДЕОШәһәребезнең танылган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева моннан берничә ел элек татар хатын-кызлары өчен «Учак» клубы оештырган иде. Ул төрле өлкәләрдә намуслы эшләп, шәһәр үсешенә өлеш керткән хатын-кызларны берләштерә. Алар даими очрашып, башкарылган эшләре турында сөйләшәләр, киләчәккә планнар коралар.
-
26 гыйнвар 2022 - 14:23Шәһәр мэры: "Акылга сыймаслык хәл бу!"Чаллыда бер автомобиль хуҗасының ваемсызлыгы аркасында, ашыгыч ярдәм хезмәте ГЭС бистәсенең 3/3 йорты ишегалдыннан тиз генә чыгып китә алмый. Мэр бу турыда үз фикерен белдерде.
-
26 гыйнвар 2022 - 13:58Рубис Зарипов: «Мин – төрмәдә эшләп кайткан җырчы» - ВИДЕОЧаллыда Рубис Зарипов исемен белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Хезмәт-төзәтү колонияләрендә (отряд башлыгы, оператив бүлек башлыгы, оператив режим буенча директор урынбасары. – З.Г.) эшләп, 38 медаль, күкрәк билгесе һәм Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән фидакарь кеше ул. Отставкага чыккач, Чаллыга кайтып, гармунда уйнап, моңлы җырлары белән концерт-кичәләрне бизәде. Үз хисабына төрле жанрдагы 37 китап чыгарды. Моннан тыш, әле ул штанга күтәрү буенча спорт мастеры да. Заманында ул җырчы Габделфәт Сафин үткәргән республикакүләм татар халык җырларын башкаручылар бәйгесендә җиңеп, Алтын акчарлак сыны иясе дә булды.
-
26 гыйнвар 2022 - 13:35Чаллының «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы»ында 170 мең лалә чәчәге утыртачаклар«Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» теплицаларында лалә суганнары утырталар. Язгы бәйрәмгә яңа чәчәкләр өлгерсен өчен, аларны, гадәттәгечә, гыйнвар башында утырту каралган.
-
26 гыйнвар 2022 - 13:19Чаллыда мобиль робототехника буенча ярыш булды - ВИДЕО, ФОТОЛАРЧаллының 36нчы инновацион технологияләр лицеенда мобиль робототехника буенча регионара ярышлар башланды. Анда шәһәребездән, Алабуга һәм Актаныш районыннан килгән 2 кешелек командалар көч сынаша.
-
26 гыйнвар 2022 - 13:14Хастаханәнең "Б" корпусына 337 млн сумЧаллының йогышлы авырулар хастаханәсенең "Б" корпусын капиталь ремонтлау өчен 337 млн. сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
-
26 гыйнвар 2022 - 12:15Файдалы теш пастасы рецептыГади теш порошогын (аның составында зыянлы лаурилсульфат һәм башка төр матдәләр юк) һәм эрбет (кедр) күркәсе мае белән кушып, болгатабыз.
-
26 гыйнвар 2022 - 12:04Тукай районында үтерелгән кызны Ижауда җирләделәрСабринаның әнисе кызын җирләү мәрәсимендә төшерелгән кадрларны социаль челтәргә куйды.
-
26 гыйнвар 2022 - 11:55«КАМАЗ-МАСТЕР» командасы пилотлары белән фотога төшәргә мөмкинлек бар29-30 гыйнварда Чаллыда картинг буенча кышкы ярышлар үтәчәк.