27 июль 2021 яңалыклары
-
Ә безнең өйдә газ бар: "Бердәм Россия" газга тоташуны тагын да ачыграк ясый
Программа эшли башлаганчы йорт биләмәсенә газ китерү өчен түләгән кешеләр компенсация ала алачак.
-
«Миллиард.Татар» онлайн-уеннар юлы белән татарларның 5 шәһәре буенча юллама уйнатачак
«Миллиард.Татар» проекты татар халкының бөтен дөнья буйлап берләшүе өчен платформа ачты. Ул онлайн-уеннар рәвешендә тормышка ашырылды, - дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
-
«Хатлар йорты» чыгарган татарча открыткаларны Чаллыда да сатып алырга мөмкин
«Дизайннарны һәм идеяләрне халык белән бергә уйлап табабыз», — диде «Хатлар йорты» менеджеры Алмаз Сабирҗанов.
-
“Үз җиремдә - үз телем” (яңа китап)
Мәскәү Татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Җамалиев безгә “Үз җиремдә - үз телем” китабын бүләк итте. Әлеге үзенчәлекле китапны һәм “Аксу” продюсерлык үзәге чыгарган. Мәскәү татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев бу басманы татар халкының үсеш стратегиясенең аерым томы итеп күз аллаган. Ул әлеге китапны бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарлар өчен маршрут картасы дип атады. “Һәр оешма, гаилә, төркем анда үзе өчен файдалы һәм кызыклы мәгълүмат таба ала”, - ди ул.
-
Булат – велоспортта чемпион
Чаллы егете Булат Хәмитов Россия күләмендә үткәрелгән велоспорт ярышында икенче урынны яулады. Әлеге ярыш Самара шәһәрендә 4 көн дәвам итте. Анда Новосибирск, Самара, Төмән, Мәскәү, Краснодар һәм башка бик күп өлкәләрдән 19 яшьтән алып 22 яшькә кадәр спортчы катнашты.
-
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сентябрь сайлаулары вакытында видеостена эшләячәк
Бердәм тавыш бирү көнендә, 19 сентябрьдә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә видеостена эшләячәк, аңа республиканың сайлау участокларыннан трансляция чыгарылачак. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева “Күзәтүчеләрне әзерләү һәм укыту” темасына түгәрәк өстәл вакытында сөйләде.
-
Чаллыда экскаватор юлга чыккан һәм җәяүлене бәрдергән, ир һәлак булган
Җомга көнне иртәнге җиденче яртылар тирәсендә шәһәрнең КАМАЗ проспектында экскаватор юлга чыккан җәяүлене бәрдергән, ир һәлак булган.
-
Фатирсыз калудан курыккан
Чаллыда яшәүче бер хатын-кыз озак вакытлар салым түләмәгән, аның 18 мең сум бурычы җыелган. Суд приставлары хатын-кызга башкарма эш кузгату турында хәбәр итә, тик ул әҗәтләрен барыбер түләми.
-
Йөрәккә - уникаль операция
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе хезмәткәрләре ике көнгә сузылган катлаулы операция ясадылар.
-
"Гармунлы, җырлы, курайлы җәй" бәйрәме булды (анонс)
Чаллыгың ГЭС бистәсендәге мәдәният һәм ял паркында "Гармунлы, җырлы, курайлы җәй" дип исемләнгән моңлы, матур бәйрәм булды.
-
Социаль контракт: кайсы очракта эшкә урнашканда дәүләт ярдәмен алырга мөмкин?
Чаллылылар эш эзләгәндә һәм эшкә урнашканда социаль контракт кысаларында дәүләт ярдәмен алырга мөмкин. Әлеге ярдәм чарасына кереме яшәү минимумыннан артмаган затлар дәгъва итә ала.
-
Яңа клумбалар барлыкка киләчәк
“Энергетик” мәдәният сарае янында һәм Студентлар урамы тукталышында “Ватан – ана” мемориаль комплексы янында яңа композицияләр барлыкка киләчәк. Алар юлны аеру полосасында тирә-юньне бизәп торачак.
-
Чаллы студентлары һәм мәктәп укучылары җәйге каникуллар вакытында эшкә урнаша ала
Яшьләрне эш белән тәэмин итүне «Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге» тәэмин итә. Алар шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре белән кадрларга булган ихтыяҗларны ачыклау буенча эш алып бара. Вакансияләр турында мәгълүмат көн саен Вконтакте социаль челтәренең "Работа для молодежи" төркемендә урнаштырыла.
-
Яр Чаллыдан “Төзүче” командасы “Күн туп-2021” футбол буенча Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды
Чаллыдан "Төзүче" футбол командасы футболчылары 2010-2011 елгы кызлар арасында "Күн туп-2021" футбол буенча Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды, бер генә уенны да оттырмады.
-
27 июльгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
27 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә.