Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бүген ЗЯБ бистәсенең “Әбүзәр” мәчете территориясендә хәләл ярминкә оештырылды (+фотолар)

Бүген, 4 июнь көнне, сәгать 10нан алып 15 сәгатькә кадәр “Әбүзәр” мәчете территориясендә беренче җәйге хәләл ярминкә оештырылды. Урынга хәбәрчебез чыгып кайтты.

Мәйданчыкта күп төрле әйберләр белән сату итү оешкан иде. Теләге булганнар азык-төлек – пәхләвә, чикләвек, төрле чәйләр һәм башка төрле тәм-томнар ала алды. Шулай ук кечкенә хәләл кремнардан башлап, өс киемнәренә һәм чигүле, бизәкле, ялтыр-йолтыр яулыкларга кадәр сатып алырга мөмкинлек тудырылды. Шулай ук кечкенә шәһәрдәшләребез попкорннан, баллы мамыктан да авыз итә алды. Алар өчен батутларда сикерү дә оештырылган иде.

– Без гаиләбез белән шушы тирәдә генә торабыз. Шау-гөрне ишетеп килдем менә. Балаларыма берәр төрле тәм-том алырмын дип торам, – дип фикерләре белән уртаклашты үзен Айсылу дип таныштырган күп балалы ханым.

Ярминкә сәгать 15.00гә кадәр дәвам итә. Изге җомга көнен күңелле дә, файдалы да итеп үткәрәсәгез килсә, ярминкәгә рәхим итегез!

Гөлия ИбатуллинаАвтор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз

2
X