Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бүген Миграҗ кичәсе

Бу кичтә күбрәк гыйбадәт кылырга кирәк.

Рәҗәп аеның ахырында Миграҗ кичәче дигән көн бар. Ул 17нче февральдән 18сенә каршы кичкә туры килә. 

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе һәм салаваты булсын) ул кичне 7 кат күкләргә аша. Анда аңа кадәр иңдерелгән пәйгамбәрләр рухлары белән сөйләшә. Фәрештәләрне, оҗмах, тәмугъны, Аллаһы Тәгаләнең әллә нинди гаҗәп могҗизаларын күрә. Хәтта бу кичтә Раббыбыз белән дә сөйләшә. 

Шушы кичтә мөселманнарга 5 вакыт намаз фарыз ителә. Пәйгамбәребезнең ни рәвешле күккә менүе мәгълүм түгел. Бары тик ул Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән шул кадәр җирләрне күреп кайтканчы аның киткән урыны да суынмаган була.

Миграҗ кичәсендә мөселманнар күбрәк гыйбадәт кылырга тырыша. Коръән укый, догалар кыла, Аллаһыдан гөнаһларны кичерүен сорый, салаватлар әйтә һ. б.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам дин