Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллыдагы Җәмигъ мәчете төзелешенә куар-код ярдәмендә сәдака җибәрүчеләр арткан

Мәчет фондына ел башыннан 8 млн сум акча кергән.

Бу хакта редакциябезгә  Мәчет төзелешенә финанс ярдәм күрсәтү фонды директоры Уел Хөсәенов хәбәр итте.

“Шөкер, икътисадый авыр шартлар булса да хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр кимеми. Оешма-предприятеләрдән кала, гади халык та калабызның йөзек кашы булачак иман йортына ярдәм күрсәтә. Агымдагы елның беренче кварталында кергән акчаның 2 млн 125 мең сумы нәкъ менә алар сәдакасыннан җыелды”, - ди Уел Галимович.

Җитәкче белдерүенчә, ярдәм итүчеләр арасында төрле буын вәкилләре бар. “Әле күптән түгел генә 27 яшьлек егет Казаннан ук килеп 500 мең сум акча тапшырып китте. Шушы арада гына өлкән яшьтәге бер ханым да шул ук күләмдә хәер калдырды”, - ди фонд директоры.

Мәчет төзелешенә финанс ярдәмне интернет-сайт аша да күрсәтергә була. Моның өчен https://fondjamig.ru сылтамасы буенча кереп, тәкъдим ителгән реквизитлардан гына файдаланырга кирәк. Шунда ук куар-код аша түләү мөмкинлеге дә булдырылган. Уел Хөсәенов белдерүенчә, соңгы вакытта нәкъ менә әлеге ысулдан файдаланучылар арткан. Гади халыктан шул рәвешле 529 мең 414 сум акча җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз