Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллының "Утыз Имәни", "Тәүбә" һәм "Әбүзәр" мәчетләрендәге Ураза бәйрәме истәлекле мизгелләргә бай булды - ФОТОЛАР

Рамазан ае тәмамланды. Бүген барлык мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә.

Бәйрәмнең беренче өлеше иртүк шәһәребез мәчетләрендә Коръән уку белән башланып китте.  Мөселманнар вәгазь тыңлап, гает намазын укыды. Шуннан соң, бәйрәм кунакларын тәмле пылау, кайнар чәй белән сыйладылар.

Ураза бәйрәменең икенче өлешен төрле уеннар, ярыш-бәйгеләр белән ачып җибәрделәр. Күңел ачу чараларында олысы-кечесе катнашты, дөнья мәшәкатен читкә куеп, күңел ачты, рәхәтләнеп ял итте. Бала-чага, чүлмәк ватып, уктан атса, ир-егетләр армрестлингта көч сынашты, гер күтәреп ярышты. Балалар, йөзләренә матурдан-матур рәсемнәр ясатып,  кызык тапты. Кечкенә балалар өчен карусель эшләп торды. Шулай ук чарада «Рамазан - юмартлык ае» балалар рәсем бәйгесе дә узды. Жиңүчеләргә һәм бәйрәмдә катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар. Кунаклар өчен бәйрәм табыны да әзерләделәр, һәрбер кеше тәмле ризыклардан авыз итте. Балаларга баллы мамык, туңдырма, попкорн өләштеләр. Ике елга сузылган пандемиядән соң бүгенге Ураза бәйрәме  кешеләрнең күңелләренә рәхәтлек китергәндер дип уйлыйм.

Алинә Баһаветдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X