Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Хәдисләр

* Әбу Әюб (Аллаһ аннан риза булсын!) Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шундый сүзләрен җиткерә: «Рамазан аенда ураза тотып һәм аннан соң шәүвәл аеның алты көнендә ураза тоткан кешенең уразасы гомер буе тоткан уразага тиң» (Мөслим).

* Әбу Сәед әл-Худри (Аллаһ аннан риза булсын!) Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шундый сүзләрен җиткергән:

«Аллаһ ризалыгы өчен бер көн ураза тоткан теләсә кайсы кешенең йөзен Аллаһы Тәгалә җитмеш еллык җәһәннәм утыннан саклар» (Бохари һәм Мөслим).

* Ибне Габбас (Аллаһ аннан риза булсын!) тапшырган:

«Пәйгамбәр бар кешеләр арасында да иң юмарты иде, ә Рамазан вакытында, ул Җәбраил фәрештә белән очрашкан вакытта тагын да юмартрак була иде. Җәбраил фәрештә аның белән Рамазан аенда һәр төндә дә очраша иде. Шуннан соң Аллаһның Рәсүле юмартрак була иде» (Әл Бохари).

* Гайшә (Аллаһ аннан риза булсын!) шулай дип әйтә:

«Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Рамазан аенда, елның теләсә нинди башка вакытына караганда, гыйбадәт кылуда күпкә зуррак тырышлык күрсәтә иде. Ә бу айның соңгы ун көнендә, айның беренче өлешенә караганда, Аллаһка күбрәк гыйбадәттә була иде» (Мөслим).

* Әбу Һөрәйрә  (Аллаһ аннан риза булсын!) Аллаһ Рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шундый сүзләрен китерә:

«Адәм баласы һәр эшен дә үзе өчен эшли, уразадан тыш һәр игелекле эше өчен килгән савап ун тапкырдан  җиде йөз тапкырга кадәр арта, чөнки, чынлап та, ул – Минем өчен, ә Мин аның өчен үзем әҗерен бирермен.
Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар( авыз ачканда) шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы. Ураза тоткан кешенең авызыннан чыккан исне Аллаһ мускус исеннән дә хушрак дип табар» (Бохари).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз