Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ислам дине буенча ни өчен кредит алырга ярамый?

Дөньяда яшәгәндә кредит-ипотекалар алган кешеләр үзләренең хәләл эшләп тапкан акчаларын шушы риба килешүенә кереп, хәрәмгә әйләндерәләр.

Сорау: “Дин буенча ипотекалар, кредитлар алу, бирү рөхсәт ителәме?”
Җавап: Ислам дине буенча риба (әҗәттән процент алу) – зур, бөек гөнаһларның берсе. Шуңа күрә, әлбәттә, ипотекалар да, кредитлар алу – үзләрен мөселман дип санаган кешеләр өчен хәрәм гамәл. 
«Без бит моны кылырга мәҗбүр. Хәзер фатирларны Совет чорындагы кебек бушлай бирү юк. Эшләгән акчага фатир да, өй дә сатып алып булмый», – диләр күпләр. Машина алу мәсьәләсендә дә шулай ук акланмакчы булалар.
Күп кенә чит илләрдә, шул ук Америка Кушма Штатлары булсынмы, Согуд Гарәбстаны булсынмы, күпчелек кешенең торагы милектә түгел. Алар гомер буе яшәгән тораклары өчен бинаның, фатирның хуҗасына ай саен түләп торалар. Анда беркемгә дә бу хәл сәер дә, гаделсезлек булып та тоелмый. 
Бездәге халык: «Ай саен шундый зур суммалар түләгәнче, ипотеканы түләп, ичмасам, соңыннан фатирың, өең үзеңнеке булыр», – дип дәлиллиләр. Безнең як кешеләре исә элек-электән торак үз милкеңдә булырга тиеш дигән фикердә торалар.
Бер дөрес, ышанычлы дип танылган хәдистә әйтелгән: «Риба – 70 төрле тармак гөнаһка туры килә (...)». Бер акылы булган, намусы булган, ояты булган кеше дә бу эшне гомерендә кылмаячак. Рибага кереп кеше, димәк, шундый бөек гөнаһларга бата.
Икенче хәдистән билгеле булганча, Пәйгамбәребез миграҗга менгәндә, җәһәннәм әһелләре арасында корсаклары елан белән чаян тулган кешеләрне күргән, аңа бу риба алучыларның газабы дип җавап бирелгән.
Ничек булса да, барыбер ипотека-кредитларда мөселман кешесенә һич катнашырга ярамый. Сез аның процентын без алмыйбыз, бездән алалар, дип акланасыз. Югыйсә, сезне көчләп бу гамәлгә беркем дә мәҗбүрләми, үтерү белән дә янамыйлар, булган милкегезне яисә балагызны талап алу белән дә куркытмыйлар һ.б. Ә менә кредит-ипотекага кергән кеше риба акчасын вакытында түли алмаса, коллекторлар аңа карата бөтен куркыту ысулларын да кулланалар. Ләкин бу кармакка кешеләр үз ихтыярлары белән эләгәләр. 
Кредит-ипотека алган кеше дөньяда да интегә, чөнки ул 1 млн сумлык фатир өчен 3 млн сум чыгара, ягъни риба алучы банк 2 млн сумны үз кесәсенә сала. Ләкин иң куркынычы: Кыямәт көнендә аласы җәза.
(...) Совет чорында фатирлар бушлай булсалар да, аларның күбесенә ирешер өчен дистә еллар көтәргә туры килә иде. Ә хәзерге яшьләрнең бернәрсәне көтәселәре килми, аларга бөтенесе бүген үк булсын.
Әти-әнисенең ике катлы йорты була торып, киленнәр егетләрне өйләреннән йолкып алалар, аерым яшиселәре килә. (...) 
Дөньяда яшәгәндә кредит-ипотекалар алган кешеләр үзләренең хәләл эшләп тапкан акчаларын шушы риба килешүенә кереп, хәрәмгә әйләндерәләр. Аларның тормышларыннан бәрәкәт китә.
Мөселман кешесе шуны аңларга тиеш, дөньядагы бөтен байлык: өйләре, фатирлары, машиналары белән бергә бер Аллаһ Тәгаләнең кулында. Дөньядагы бөтен байлык – Аныкы. Шуңа күрә бу мәсьәләдә дә безгә бөек гөнаһка батып банкларга чапмаска, ә намазлар укып, Аллаһтан сорап, күбрәк дога кылырга кирәк. Һичшиксез, ашаган ризыкларыбыз, эчкән эчемлекләребез һәм кигән киемнәребез хәләл булса, ихлас күңелдән кылынган догабызга Раббыбыз җавап бирмичә калмас. Әйтеп киткәннәр хәләл булсын өчен, акчаның хәләл булуы кирәк, риба, ришвәт, урлау һәм башка хәрәм юллар белән табылган булырга тиеш түгел.
Димәк, кредит-ипотека алган кеше дөньяда да бик күп югалтуларга дучар була, ахирәттә исә аны каты газап көтәчәк (...)

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.

P.S. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: "Ий, Минем үз-үзләренә каршы исраф (гөнаһ) кылган колларым! Аллаһның мәрхәмәтеннән өметегезне өзмәгез! Чынлыкта, Аллаһ гөнаһларны тулысынча гафу итә, чөнки Ул - Гафу итүче, Рәхимле. Сезгә газап килгәнче, Раббыгызга кайтыгыз һәм Аңа буйсыныгыз. Чөнки аннан соң сезгә ярдәм ителмәс." Шуның өчен дә бу дөньядан киткәнче кылган гөнаһларыбыз өчен тәүбә итеп өлгерергә һәм бүтән аларны кылмаска кирәк. 
фото: https://islam.ru/

Язманың тулы варианты чыганакта: http://yanarysh.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз