Җомга көнне өй җыештырырга, кер юарга ярамый диләр. Бу хактан да шулаймы?
Дин һәм тормыш

Җомга көнне өй җыештырырга, кер юарга ярамый диләр. Бу хактан да шулаймы?

Әлеге сорауга Чаллы шәһәренең “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавап бирде.

– Җомганы олылау бик сөенечле күренеш, әлбәттә. Бу көнне, ягъни сәгать 12дә өйлә намазына азан яңгыраганда, әлбәттә, бар эшне ташлап, намаз уку, ир-атларга мәчеткә бару фарыз гамәл. Вәгазь, намаз белән бергә бу якынча 30-40 минут вакытны тәшкил итә. Әнә шуннан соң бөтен эшне дә дәвам итәргә була.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин иман намаз

Нет комментариев