Баланың алтын муенсасын салдырган
Липецк шәһәрендәге балалар бакчасында бер тәрбияче балаларның алтын бизәнү әйберләрен урлауда гаепләнә.
Тикшерүчеләр фаразынча, 45 яшьлек тәрбияче ханым кечкенә кызның муеныннан 24500 сумлык алтын муенсасын салдырып ала. Аннары ул тагын нәфсенә юл куя: бер кызның муеныннан 9400 сумлык муенсаны салдырып алып кала. Май аенда да шундый ук адымга бара.
Ханымга карата җинаять эше ачканнар, хәзер аны суд көтә.
Шунысы кызык, бакчага йөрүче балага 25 мең сумлык муенсаны ничек тагып җибәрә икән ата-ана? Уйнаганда ни булмас?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев