Ел башыннан барлыгы 7218 кеше ярдәм сорап килгән.
Чаллының мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова хезмәт базарындагы вәзгыять белән таныштырды. Ел башыннан барлыгы 7218 кеше ярдәм сорап килгән. Аларның 1128е рәсми рәвештә эшсезлек статусы алган. 5660 кеше эш белән тәэмин ителгән, бүгенге көндә 5830 вакансия бар.
Татьяна Александровна: «Өлешчә мобилизация кысаларында хщрби операциягә киткән кешеләрне эштән җибәрергә ярамый, алар белән контракт вакытлыча туктатылып кына торырга тиеш», дип искәртте.
Нет комментариев